Гаилә нинди – бала шундый
Балалар – әти-әниләрнең сөенече һәм тормышның бизәге.
Балаларыбызның рухи һәм физик сәламәтлегеннән, иминлегеннән җәмгыятебезнең киләчәге тора. Шуңа күрә балаларга яхшы белем генә түгел, күркәм тәрбия дә бирергә кирәк.
Тәрбия – эзлекле рәвештә баланың әхлагын, рухи кыйммәтләрен камилләштерү ул.
Укытучы булгангамы, юлымда очраган балаларны күзәтергә яратам. Әти-әниләр сүзе дә тәэсир итә балаларга.
Беркөнне солдат һәйкәле янына бер ир 4-5 яшьлек малае белән килеп басты, үзе телефоннан сөйләшә. Һәйкәлгә салган чәчәкләрнең берничәсе аска төшкән. Малай килде дә чәчәкләрне матур гына итеп өскә алып куйды һәм әтисенә: “Әти, мин чәчәкләрне солдат абыйга куйдым”, – ди. “Рәхмәт, улым, дөрес эшләгәнсең”, – диде әтисе. Бу кечкенә малай, һичшиксез, әдәпле булып үсәчәк дип сөенеп куйдым.
Ә бервакыт капма-каршы хәлгә тап булдым. Һәйкәл янында кечкенә кыз белән ике яшь кенә хатын басып тора. Кыз солдатка куелган чәчәкләрне ала да, өзгәләп ташлый. Тегеләр нәрсә турындадыр гапләшәләр. Кыз янына килдем дә: “Алай ярамый, кара әле солдат абыең сиңа ачуланып карый”, – дим. Кыз еламсырап, әнисе янына килеп басты...
– Сез нәрсә, юк өчен баламны елатасыз, ул чәчәкләр шиңә башлаган бит инде, – диде миңа чибәр ханым.
Моңа каршы сүз әйтүдән файда юк икән диеп, китеп бардым.
...Начар укучыга карап, аңардан кеше чыкмый дип уйларга ярамый. Киләчәктә кемнең кем буласын белеп булмый бит әле, бәлки нәкъ менә шул бала әти-әнисенә рәхәт күрсәтүче булыр. Начар гына укыган бер укучым шундый булып чыкты да. Чаллы шәһәре базарында очраттым мин аны. Кып-кызыл җиләкләр тутырылган тартмалар янында басып тора. Бу матурлыктан минем хәтта күзләр камаша башлады.
– Мин бит шәһәрне авылга, җиләккә алыштырдым. Сезон вакытында шулай көнаралаш 100-200 килограмм уңыш җыеп алам. Мин үзем генә түгел, әти-әнием, бертуганнарым булыша. Әти-әнием безне эшләтеп үстерде бит. Авылда зур йорт җиткердем. Әти белән әниемне дә үз яныма алып килдем. Аларга да аерым йорт салып бирдем, – дип шатлыгы белән уртаклашты Марат.
Мин инде аны сокланып та, горурланып та тыңладым. Аңа уңышлар теләп, ул биргән күчтәнәч – җиләкне алып, сөенә-сөенә китеп бардым.
...Чаллыдан Ижау шәһәренә поездда барабыз. Олы яшьләрдәге хатын-кыз ике кыз белән безнең каршыда утыра. Кызларның кулында телефон түгел, ә китап. Берсе – VI, икенчесе II сыйныфта укый икән. Бу хатын-кызларның әбисе икән.
– Гадилектә – матурлык девизы астында яшәүче, үз милләтенең киләчәге өчен борчылучы, туган ягына тугры булган чып-чын татар хатын-кызы мин. Бу дөньяның һәр көненә сөенеп, кемгәдер ярдәмем тия алуга шатланып, Аллаһка шөкер итеп яшим”, – дип таныштырды ул үзе белән.
40 елдан артык мәктәптә укытучы булып эшләгән. Оныкларын Ижау шәһәренә зоопаркка алып бара. “Китапларны яратып укыйлармы?” – дим.
“Яратып укыйлар. Үзем кечкенәдән китап укырга яраттым. Хәзер дә телевизор каршында утырмыйм, китап укыйм. Өч балам да китап укып үстеләр. Казанга барсам да, Бауман урамындагы китап кибетеннән гел китап алып кайта идем балаларыма. Тәм-том ашамасак ашамадык, китап укыдык. Менә оныкларым да укый. Русчасын да, татарчасын да. Туган көннәренә дә гел китап бүләк итәм”, – ди.
Менә бит, хәзерге балалар китап укымый, дибез, укыйлар икән бит.
Күптән түгел бер танышларымда булдым. Аларның ике бала: берсе –җиденче, икенчесе өченче сыйныфта укый. Икесе дә рус мәктәбендә. Икесе дә саф татарча сөйләшәләр. Әниләре кибеттә сатучы, әтиләре машина йөртүче булып эшли.
“Балаларыгыз ничек матур итеп татарча сөйләшәләр”, – дим, гаҗәпләнеп.
“Без өйдә бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Баланы матур итеп ана телендә сөйләшергә өйрәтү һәр гаиләнең изге бурычы дип уйлыйм мин. Балалар кечкенәдән үк татар әкиятләрен, моңлы җырларны тыңлап үссеннәр. Балаларыбыз телевизордан татарча мультфильмнар, әкиятләр карарга, җырлар тыңларга яраталар”, – ди әниләре Фәридә ханым.
“Мин – татар”, дип, горурланып йөрергә өйрәтергә кирәк аларны”, – ди әтиләре дә.
Ата-ананың үз кичерешләре, үз уйлары белән уртаклашуы, мавыгулары, үз-үзен тотышы белән үрнәк күрсәтүе балага зуррак йогынты ясый.
Бала гаиләдә аңа ышануларын, аның фикере белән кызыксынуларын күреп торса, үз-үзенә ышанычы арта. Гомумән, бала үзен яратуларын белеп-тоеп торырга тиеш. Гаилә гореф-гадәтләре булу да ата-ана белән балаларны якынайта.
Фәния Әгъзамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев