Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Чын җир кешесе ул

Пимен Захаров – гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган районыбызның күренекле агрономы.

Пимен Семенович   – бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган алдынгы карашлы кеше.

Балачактан хыялланган һөнәр

Ул Кабан-Бастрык авылында туган, аның сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Түбән Биш мәктәбендә урта белем ала. Мәктәптә укыган елларда ук игенче булырга хыяллана. Игенче хезмәте, икмәк үстерүчеләрнең эш-гамәлләре үзен-үзе белә башлаганнан бирле аның күз алдында була. 

 4-5 яшьлек чагыннан ук бригадир әтисе белән кырларда йөри. Басу-кырларда эшләүче трактор-комбайннар да, колхозчыларның кул хезмәте дә аның өчен кызыклы була. Икмәк үстерү җир йөзендә иң мөһим һөнәрләрнең берсе икәнен күңеленә сеңдереп үсә егет. 

Мәктәпкә кергәнче ук укырга өйрәнә ул. Аеруча әдәби китаплар укырга ярата. Буш вакыты булды исә китап укырга утыра торган була. Мәктәп китапханәсендә укырлык китап калмагач,  авыл клубына күчә.

“Ул чорларда көзге кыр эшләре вакытында укучыларга әдәби китаплар бирү тыела иде”, – дип искә ала кача-поса китап укыган елларын.

Минзәлә совхоз-техникумында агроном белгечлеген үзләштергән егет туган ягы – “Игенче” колхозында бригадир булып хезмәт юлын башлый. Аннан шул ук  колхозда рәиснең терлек азыгы җитештерү буенча урынбасары, башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли. Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем алган, үзен бар яктан да булдыклы итеп күрсәткән егетне Куйбышев исемендәге колхозга рәис итеп билгелиләр.

Авырлыклар  чыныктыра

Бохарай яклары аның өчен бөтенләй чит авыл, чит кешеләр, чит мохит була. 

– Колхоз зур, дүрт авыл. Дүрт авылда да терлекчелек фермасы, савым сыерлар бар. Фермага юллар начар. Беренче чорларда бик авыр булды. Колхоз территориясендә өч нефтьчеләр оешмасы, шифаханә урнашкан. Шуңа күрә кадрларга кытлык зур иде. КПССның шәһәр комитетының беренче секретаре Илдус Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Әкрәметдин Камалюковка рәхмәт, беренче айларда эшләп китәргә алар бик зур булышлык итте. Әкрәметдин Садретдинович халык белән гадел бул, бу яклар халкы гаделлеккә бик сизгер, күп вәгъдә бирмә, әгәр дә биргәнсең икән инде, үтә, дип киңәшләрен бирде, – дип искә ала ул Куйбышев исемендәге колхозда эшли башлаган елларын.

Авылга кергәндә зират янында машинаны туктатып, Әкрәметдин Садретдинович яртылаш кына койма белән тотылган зиратка игътибарын юнәлтеп, авыл Советының зиратны койма белән тотарга акчасы беткән, беренче эш итеп бу эшне башкарып чык, халык арасында ихтирамың артыр, ди.

Һәм Пимен Семенович беренче итеп бу эшкә алына, нефтьчеләр ярдәме белән зиратны тулысынча койма белән әйләндереп алалар. 

Беренче айларда Куйбышев исемендәге колхозны шефлыкка алган “Сельхозтехника“ берләшмәсе җитәкчесе Рифкать Фәрдиевның дә булышлыгы зур булуын әйтә ул.

Ике-өч ел эчендә фермаларның барысына да юл салына. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен планлы рәвештә коттеджларда 34 фатир төзелә. Хуҗалык ысулы белән механизаторларга 13 өй салына. Әлеге өйләрне яшь механизаторларга ярты бәясенә бирәләр. Менә шушы фатирлар, йортлар кадрлар, белгечләр проб-лемасын җиңеләйтә. Монда ул вакыттагы РайПО рәисе Мәхдүм Зиннәтуллинның булышлыгы зур була. 

1986 елда районда беренчеләрдән булып Бохарай җирлегендә авылларга газ кертә башлыйлар. Ә газ кертү бик катлаулы. Материал юк еллар.

– 1988 елда Әлкин авылына газ керткәндә кальций карбиды бетте. Ул газ сваркасында кулланыла. Бер җирдән дә табып булмый. СССРда бердәнбер завод булган Әрмәнстанда гына чыгарыла икән ул. Бу проблеманы  Әрмәнстан заводына бер машина карабодай ярмасы җибәреп хәл иттек. Шул рәвешле, берничә тонна кальций карбиды алып кайттык. Безгә шул җитте, –дип искә ала ул елларны Пимен Семенович.

Икътисади яктан авыр һәм артта калган хуҗалыкны тернәкләндерү буенча эшчән коллектив оештыруга күп көчен куя Пимен Захаров. Куйбышев исемендәге колхозны (соңрак “Бохарай” бүлекчәсе итеп үзгәртелә) 26 ел җитәкли. Ул җир кешесе, җиргә гашыйк. 

Тормышка гашыйк

Тормыш иптәше Тамара –Түбән Биш авылы кызы. Захаровлар гаиләсе Бохарайда төпләнеп кала.

Гаиләдә ике бала үсә. Балалары да тормышта үз урыннарын тапкан. Кызлары Людмила Кузнецова Казанның 7нче дәваханәсендә анестезиолог-реаниматолог булып хезмәт куя. Уллары Анатолийның үз эше.

Күп тормыш тәҗрибәсе туплаган алдынгы карашлы, табигатькә, тормышка гашыйк, ачык, матур күңелле Пимен Захаров иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ул үзенең хезмәт еллары, яшьлек чорларын тасвирлап, хикәяләр, повестьлар яза. “Улым – күз нурым” китабы улының катлаулы чирне ничек итеп җиңеп чыгуы, гаиләләре белән авыруга каршы көрәшүләре турында. “Шәһәргә бару” хикәясендә үзенең балачак хатирәләрен тасвирлый.

Бу көннәрдә Пимен Захаровка 70 яшь тулды. Актив  яшәү рәвеше алып бара ул. Яраткан шөгыле – балык тоту. Бохарай җирлеге бик матур урынга урнашкан, урман, күлләргә бай. Урман-болыннарга чыгып, табигать белән хозурланырга ярата.

Пимен Семенович тырыш намуслы, фидакарь хезмәте өчен “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган.

фотолар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев