Чигү чигә асыл җепләр белән
Дүрт-Мунча авылында яшәүче Раушания Уразманова яшьтән үк чигү чигәргә ярата.
Бу шөгыле аны гомер буе озата бара. Аның күңел җылысын биреп чиккән мендәр тышлары, алъяпкычларына, сөлгеләренә күз салу белән күңелгә җылылык йөгерә, күзләр матурлыктан аерыла алмый.
– Мин чигү тотып, тынычланам, җан рәхәте алам. Мәктәптә башлангыч класс-та укыганда ук безне хезмәт дәресендә укытучыларыбыз чигү чигәргә өйрәтте. Тумышым белән мин Минзәлә районының Тауасты Байлар авылыннан. Күзкәй авылы мәктәбендә укыдым. Бишенче класста укыганда кул эшләре конкурсында беренче урынны алдым. Әнкәйнең сеңелләре бик оста чигәләр иде, аларның да йогынтысы булгандыр инде, – дип искә ала чигә башлаган елларын Раушания апа.
Дүрт-Мунчага тату, үрнәк Уразмановлар гаиләсенә килен булып төшә ул. Биредә эшли башлагач, бергә хезмәт куючы иптәшләре Зина апа, Илзирә апа белән бергәләп чигә башлыйлар.
“Әле бит ул вакытта төсле җепләр дә юк иде. Яулык-шәлләр сүтеп чигә идек. Бүген кибетләрдә нәрсә телисең, бөтен нәрсә бар. Хәзер күбрәк атлас тукымага чигәм. Атлас тукыманың өстенлеге шунда, ул саргаймый. Элек чигү үрнәкләрен журналлардан ала идек. Хәзер интернет тулы, ниндине телисең шул бар”, – ди ул.
Раушания апа аеруча мендәр тышлары, алъяпкычлар чигәргә ярата икән. Мәдәният йортындагы чараларда чыгыш ясаучылар өчен алъяпкычлар чигеп биргән, бик матур итеп бизәкле калфак чиккән. Шулай ук ул паласлар бәйләргә бик ярата. Аларны иске челтәрләрдән бәйли.
Ул төсле чигү җепләре һәм гап-гади энә ярдәмендә шундый матурлык тудыра. Моңа бит түземлек тә, тырышлык, вакыт та кирәк. Ә авыл кешесе кул эше белән генә утырмый, абзар тутырып терлеген дә асрый. Ә җәй буе оныклары белән мәш килә әби-бабай. Раушания апа оныкларын да чигү эшенә өйрәтергә тели. «Алар кайтырга җепләрне әзерләп куйдым инде. Бер ялда утырырбыз әле», – ди.
Уразмановларның өйләрен бик матур, чигелгән әйберләр бизәп тора. Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Ә Раушания апаның эшләре күз явын алырлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев