Беребез өчен беребез кирәк...
Минем өчен иң матур күренеш, беләсезме, нәрсә? Нигәдер алтын көз айларында парктагы эскәмиягә утырып күзәтергә яратам мин аны.
Октябрь уртасы... Әле кайчан гына агачлар яшеллеккә күмелеп, дөнья шау чәчәктә утыра иде. Җылы җәйләр дә бер дә китмәс, сагындырып-юксындырып кына кыздырып алган кояш та мәңге сүрелмәс сыман иде. Җәй артыннан төрле төсләргә манчылып көз килде. Талгын гына җил исә. Агачлардан теләр-теләмәс кенә җиргә шыбыр-шыбыр сары яфраклар коела. «Безнең салкын, пычрак җиргә төшәсебез килми, әле сез безне таптап йөрисез», — дип үпкәлиләр кебек тоелды миңа.
— Борчылмагыз, сез әле кире кайтырсыз, — дим аларны юатырга теләп.
Кешеләрнең язмышы да шундый. Гомер көзләре дә агач ботагында көч-хәл белән ябышып торган сары яфрак шикелле бит. Җиле катырак исә башласа, ботагыннан тартып ала да каядыр илтеп ташлый. Әнә сукмактан икәү килә. Икесе дә шактый өлкән яшьтә. Җитәкләшеп баралар. Үзләре әкрен генә нидер сөйләшәләр... Менә нинди картлык турында хыялланырга кирәк! Гомер иткән кешең янәшәңдә булуга ни җитә?!
Сайлаган ярым белән мәңгелеккә дип кавышкан идем дә бит... Насыйп булмады. 13 ел гына бергә яшәп калдык... Тирән уйларга чумып, әкрен генә атлап барам.
Кызыл янып утыручы миләшләргә сокланып тагын бер бәхетле өлкән яшьләрдәге пар басып тора. Инде шактый күп йөргәннәрдер, арыганлыклары сизелә. Бабай әбине култыклап алды да ипләп кенә эскәмиягә алып барып утыртты. Пакеттан мамык шәлен алып, әбинең җилкәсенә салды. «Туңа күрмә, җиле салкынча», — диде бабай, ягымлы гына итеп. Мин дә алар янына килеп утырдым, сөйләшеп киттек. Болар Әлмәт шәһәреннән кызларына кунакка килгәннәр икән.
— Әле яшәсе иде. Тормышыбыз бик рәхәт бит, күзләребез күрә, аякларыбыз йөреп тора... Юк, китәсе килми әле... Бер-беребезгә иптәш без. Икәү шулай сөйләшеп утырабыз. Үткән гомерләрне искә төшерәбез, күргәннәрне, баштан кичкәннәрне, — дип сөйләп китте бабай.
— Бик күп бергә гомер кичергәнегез күренеп тора, — дим.
— Бик күп инде, өйләнешкәннән бирле гел бергә. 25 яшьтә өйләнгән идем, хәзер менә 88 яшь тулды. Күз тияр дип, ничә ел гомер иткәнне әйтергә дә куркам, — ди ул, шаяртып.
— Озак яшәүнең берәр сере бардыр әле, — дим, кызыксынып.
— Бер-береңә игътибарлы булырга, каршы сүз дәшмәскә кирәк. Дәшми калу кайчак бик кыен, әмма ир-ат кызып киткәндә үз сүзеңне өстен чыгарырга тырышу акыллылык билгесе түгел дип беләм, — ди Мәдинә апа тыныч кына.
— Ышанырга, бер-береңне сакларга, бергә үткән гомернең кадерен белеп яшәргә тырышырга кирәк, — дип әңгәмәне дәвам итте Хәйдәр абый.
— Димәк, сез бик бәхетле, тату гаилә. Бер-берегезгә матур сүзләр әйтәсезме? — дигән соравыма Хәйдәр абый:
— Бәхет нәрсә соң ул? Балалар исән-сау булса, үзеңнән үзең канәгать булып яши алсаң, шул үзедер, бәлки, бәхет. Матур сүзләр сөйләргә ияләнмәгән шул без. «Сөям!», "Мин сине яратам!«нарны киносериалларда уйнаучы артистлар ярата инде. Чөнки уйныйлар. Ә без кем өчен уйныйк соң?! Без яшибез генә! «Әнисе», «карчыгым», дип дәшәм. Әкрен-әкрен картаябыз шулай.
Мәдинәсен кочаклап алды да: «Әйдә, карчыгым, кайтыйк. Син пешергән тәмле коймаклар белән чәй эчик», — дип, ипләп кенә кузгалып, култыклашып китеп бардылар. Ә мин алар артыннан сокланып, күз генә тия күрмәсен дип карап калдым.
Бу паркта күбрәк өлкән яшьтәгеләр ял итәргә ярата икән дип уйларга да өлгермәдем, карасам, аксаклап, таякка таянган бер карчык килә. Бераз гына гәүдәсе бөкерәеп тә тора. Янәшәмдәге эскәмиягә килеп утырды да аягын сыйпый башлады. Мин аның янына күчеп утырдым.
— Аягыгыз авыртамы?
— Авырта шул. Узган көздә егылып авырттырган идем, һаман төзәлеп җитми. Яңгыр яуган көн иде, аяк асты пычрак. Кибеткә ипи, сөт алырга чыгып киттем. Берзаман аягым таеп китте дә пычрак күлдәвекнең уртасына ук егылдым. Һич тора алмыйм. Кузгала, күтәрелә башлавым була, тагын лыпылдап пычракка килеп төшәм. Матур гына ханым узып бара иде, ялварып шуңа дәштем: «Торырга булышыгыз, зинһар! Кулыгызны бирегез әле!» — дидем диюен, тик ник әйткәнемә үкендем. Кырыс кына итеп: «Мин сиңа ничек кул бирим, пычракка баткансың, кулым буяла бит!» — диде дә китеп барды. "Их, Гарифулла, исән булсаң, мин шушында аунап ятар идемме?" — дип, үкси-үкси елап, бер ел элек кенә вафат булган иремне уйлап, хәтсез генә ятканнан соң, бер мәрхәмәтле егет кулын биреп торгызды да өемә кадәр озатып куйды. Илле алты ел янәшә гомер күпереннән атлаган иремне бик сагынам. Югыйсә корырак холыклы иде. Түздем, сабыр булдым. Ялгышып та аерылам дип уйламадым. Кырыс булса да, вакчыл түгел иде. Акчаны кая куйдың дип, бервакытта да тузынмады. Көне-төне эштә кайнаса да, балалар әти тәрбиясенең нәрсә икәнлеген белеп үсте. Ул минем алтын баганам булды. Ялгызлык бик авыр икән, — диде ул, күзләреннән яшь тәгәрәтеп.
Сыңар канат күпме кагынса да, оча алмый инде ул, талпына гына шул. Ләкин тормыш мәгънәсен эзләп интегү дә, каяндыр «егылып» төшәсе бәхетне көтеп утыру да дөрес түгел, минемчә.
Үземә дә инде 75 яшь. 33 ел ялгыз аккош кебек яшим. Бер дә төшенкелеккә бирелмим. Һәр көнне бүгенге көнем кичәгедән уңышлырак булачак дип каршы алам. Шул теләкне теләп, бер стакан чишмә суы эчеп куям. Чиста судан, керсез уйлардан башланган көн ничек уңышлы булмасын?! Башкаларга игелек кылып кына торам, тик аның әле үзеңә әйләнеп кайтканы юк, дисезме? Һичшиксез, кайтачак! Бүген, иртәгә түгел икән, берничә елдан булса да — мин моңа ышанам.
...Адәм баласына картаймыш көндә әллә ни күп тә кирәкми: яратсыннар, үз итсеннәр аны. Ялгыз калган карт-карчыклар моңа бигрәк тә мохтаҗ. Дөньяны игелек тота, дибез, әйе, игелекле кешеләр тота.
Фәния Әгъзамова.
фото «Зәй-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев