Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Балачакка кайту

Һәр җәй саен туган авылыма кайтып, айга якын торып киләм. Анда – мең мәшәкатьле тормыш, анда – бар да үз якын кешеләр, бераз беркатлы, җөр телле, гади шул авылдашлар белән аралашкач, рәхәт булып китә.

Бергә уйнап үскән дуслар белән очрашып, балачакны сагынып искә алабыз. Безнең чорга яланаяклы балачак хас. Язын кояш карны эретеп бетерүгә яланаяк чыгып чабабыз. Аяк-куллар “чебиләп бетә”. Әни мунчада елата-елата кер сабыны, мунчала белән юа, вазелин сөртеп куйган була. Кибеп тә өлгермәгән бакчадан бата-чума төрле төстәге пыяла кисәкләре җыя идек. Ул безнең яратып уйный торган уенчыгыбыз иде. Мичкә ягарга ярылган утын кисәгеннән курчак ясый идек. Аңа яулык бәйләтәбез. Күмер белән күз, борын, авызын ясап куябыз. Аны агач кабыгыннан ясалган бишеккә салып йоклатабыз. Ул вакытта кибеттә кургашлы такта чәй сатыла иде. Шул кургаштан без төрле уенчыклар ясап, туган көндә бер-беребезгә бүләк итә идек. Яңа ел чыршысына да кургаштан ясалган уенчыклар элдек. Балачакта алтын, көмеш муенсаларны белмәдек тә, күргән дә булмады. Миләштән җепкә тезеп ясый идек муенсаны. Шуны муенга тагып йөрдек.

Колхозның тавыклар фермасы бар иде. Берәр чиләк көл илтәбез. Тавык караучы апалар шуның өчен бер күкәй бирә. Шул күкәйне Зифа апага алып барабыз. Ул нарат сагызыннан шундый тәмле сагыз ясый торган иде. Шул бер күкәйне бер-ике чәйнәрлек сагызга алыштырдык. Ә кайчакта күкәйне кибеткә 5 тиен акчага тапшырдык. Ул акчага кино карый идек. Киносы да бит айга бер-ике тапкыр гына килә иде.

Безне урам үстерде, урам тәрбияләде дисәм дә ялгыш булмас. Гаиләбез зур, алты бала. Барыбызны да кем карап бетерсен. Урамда безгә кемдер кисәтү ясаса, нәрсә өчендер ачуланса, әти-әни ул кешегә рәхмәтле генә була иде... Күрше йортта гына әби белән бабай яшәде. Әби тәмле итеп ак ипи пешерә иде. 

“Әби ак ипи бир әле”, - дип керә идек. 

Әби бер телем ипи өстенә май ягып бирә дә: 

“Өйдә генә утырып аша”, - ди. 

Ипи тотып урамга чыксаң, бала-чага төрле яктан “Бер генә каптыр әле”, - дип тотына. Бөтен урамны сыйларга чама булмагандыр инде.

Эшкә ярый башлагач, урамда чабып йөрүләр бетте диярлек. Авыл җирендә йорт-кура тирәсендә эш күп: су ташу, утын әзерлисе, бәрәңге эшкәртәбез, идәнне ком, мунчала белән ышкып юу, ишегалдын себерү... Каз бәбкәләре чыккач, шуларны елга буендагы болынга алып барып карап тору, иртәдән кичкә кадәр миңа йөкләнә иде.

Иртән көтүне озаткач, әнием пышылдап кына мине йокыдан уята: 

“Кызым... Фәния...тор, балам... Каз бәбкәләренең яшел үлән ашыйсыйлары килгән. Ана каз да бик борчыла, баскыч төбенә әллә ничә килеп китте инде...сине көтә”.

 Бу сүзләр миңа әллә кайдан – ерактан ишетелә. Әниемнең шул йомшак итеп, өзеп – әйткән сүзләренең мәгънәсен, ул чактагы күңел халәтен мин соңрак, үзем әни булганнан соң гына аңладым. Анага сабыен иртәнге тәмле йокысыннан уятуы, ай авыр булгандыр. Башта, уятыргамы, әллә бераз йокласынмы дип, озак карап торгандыр...

Торуыма инде биштәр әзер. Әтинең фронттан алып кайткан котелогында, туң майда суган кыздырып салган кысыр аш, берничә йомырка, әни пешергән кара ипи, шешә белән чәй.

Көннәр буена ниләр генә эшләмибез: табышмаклар әйтешәбез, мәктәптә яттан өйрәнгән шигырьләрне искә төшерәбез, китап укыйбыз. 

“Син ничә китап укыдың, мин бу айда биш китап укыдым”, - дип, ярыша-ярыша укый идек.

Бездән ерак түгел яшелчә бакчасы бар иде. Анда кыяр, помидор, кәбестә үстерәләр иде. Без үскәндә нишләптер авылда аларны үстерүче юк иде. Мөгаен, вакытлары булмагангадыр. Әти-әниләр көне буе эштә: кемдер урак белән борчак, арыш ура, кемдер фермада сыер сава, сарыклар карый. Һәрбер өйдә мал-туар, тавык үрдәк, каз да күп иде. Без кич белән яшелчә бакчасына су сибәргә, чүп утарга йөри идек. Аның өчен безгә бер-ике кыяр, помидор, берәр баш кәбестә бирәләр иде.

Без хезмәт белән үстек. Һәркем үз эшен үзе белеп эшли иде. Телевизор, суыткычлар юк иде. Суыткыч урынына ул вакытта кар базы иде. Кыш көне шунда таптый-таптый кар тутыра идек. Җәй буена бөтен ашамлыклар шунда саклана иде.

Туган-тумача күп – әбиләр, җиңгиләр... Без, балалар, зур эшләр булганда күмәкләшеп аларга булышырга йөри идек. Халык педагогикасы менә шул инде ул. Туганлык хисләрен саклау, ныгыту, олыларны хөрмәтләү, кеше хезмәтен бәяләү...

8 нче классны тәмамлагач, без апа белән Минзәлә педагогия училищесына укырга  дип чыгып киттек. Шул вакыттагы бер картина һаман да күз алдында тора: туган йорттан, әти-әни яныннан ерак юлга чыгарга әзерләнәбез. Инде сумка тутырылган, юл догалары укылган... Күңел каядыр ашкына! Саубуллашабыз да хәзер...

Тик менә әти белән әни генә моңсулар. Әни күз яшьләрен яшерә. Әтинең тавышы калтырап чыга... Безгә китәргә кирәген дә аңлыйлар, җибәрәселәре дә килми... Их, әнинең шул күзләре!.. Никадәр сагыш, ярату аларда1 Их, әтинең шул сүзләре!.. Никадәр җылылык, кайгырту аларда!..

Гомер узган саен, истәлекләргә ныграк биреләсең икән – балалык еллары, бергә уйнап үскән дуслар искә төшә...

Мин быел Кадыбашыма кайтып килдем. Балачак сукмакларыннан урап кайттым, әби-бабам, әти-әнием, туганнарым каберендә булдым, авылдашларым белән сөйләштем. Ниндидер көч, дәрт өстәлгәндәй булды миңа. Туган нигеземдә булу, туган як һавасын сулау, авылдашларым, туганнарым белән күрешү моңа кадәр кыюлык җитмәгән эшкә – шушы истәлекләремне язарга этәрде.

Фәния Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев