Баһадирлары белән горурланучы авыллар
Чыбыклы авылы элек-электән көчле көрәшчеләре белән дан тота.
Чыбыклыда борынгыдан Сабантуйлар зур оешканлык белән уза: бәйрәмнең йөзек кашы булган милли көрәштә янәшә-тирәдән бик күп көрәшчеләр катнаша. Әлбәттә, төрле ярышлар да үз урынын ала.
Күпмедер дәрәҗәдә хәзерге көндә тугызынчы дистәсен ваклаган яисә көрәш тарихы белән кызыксынып яшәгән, вакытында мәйдан тоткан чыбыклылар 1935 елда район барлыкка килгән чорларда кемнәр батыр калганнарын исемләп әйтә алмасалар да, Фәйрушиннар, Нәбиуллиннар, Хәмидуллиннар нәселеннән чыккан бик куәтле, егәрле кешеләрне истә тоталар.
Шәфигулла Габидуллин 1926 елда Чыбыклыда туган, 1943 елда фронтка алына, туган авылына әйләнеп кайту 1950 елда гына насыйп була. Узган гасырның 50нче елларында ул – Зәй районының көрәшчеләре арасында иң танылганы.
Зәй Сабантуенда 1951 елда беренче мәртәбә баш батыр булып кала. Ул «Зәй офыклары» газетасы корреспонденты Николай Шамионовка биргән интервьюсында (28 май, 2002 ел) бу хакта мондый мәгълүмат бирә.
«Район Сабантуе хәзерге сусаклагыч урынында ямьле болында була иде. Монда һәр авыл үзенең иң көчле көрәшчеләрен алып килде. Көрәшүче бик күп. Миңа 20ләп көрәшчене җиңәргә туры килде. Беренче урын өчен көрәшергә 16 кеше калдык. Югары Шепкәдән Әнәс (фамилиясен хәтерләмим), хәзер вафат, Чыбыклыдан Сәгыйрь Шаһиев көчле көрәшчеләр иде. Финалда Әнәс белән көч сынаштык. Озак көрәштек, көчләр тигез булгандыр, күрәсең. Әмма мин аны күтәреп алып аркасына сала алдым һәм баш батыр булып калдым. Бүләк итеп өстәлгә җәяргә эскәтер һәм ике дуңгыз баласы бирделәр. Тәкә, ни сәбәпледер, юк иде».
Шәфигулла Сәрәпәле, Канаш, Якты Күл, Сәвәләйдә мәйдан тоткан пәһлеваннарның берсе була.
60нчы елларга Шәфигулланың энесе Ярулла (1940 елда туган) Сабантуйларда ышанычлы алмаш булырлык дәрәҗәдә ныгый, алар әле агалы-энеле исемендә көрәшче Габидуллиннар династиясен барлыкка китерәләр. Ләкин, ни кызганыч, Ярулла фаҗигале төстә яшьли бакыйлыкка күчә.
Чыбыклыда бервакытта да данлыклы көрәшчеләргә кытлык булмавы турында ассызыкланса да, шул ук Ярулланың яшьтәше, оста алымнар куллана белгән Госман Миннекәевне атамасак, аның рухы кимсетелер кебек. Авылның өлкән яшьтәге абзыйлары хәтерләрендә калган бер Сабантуйда (ул елларда инде Шәфигулла тамашачылар исемлегенә беркетелгән була) 140 килолы кунак барысын да җиңгәннән соң, мәйдан уртасында берүзе кала. Бу бит Чыбык-лы өчен моңа кадәр күрелмәгән-ишетелмәгән вакыйга. Бу вакыт Госманның шул ук көнне узган бер Сабантуйдан баш батыр булып кайткан мизгеленә туры килә.
Госман (аның авырлыгы 85 килодан артык булмый) уйлап та тормыйча центнер ярымлы баһадирга каршы чыга һәм дә аны елмаеп, кулын сузып сәламли (бу кунакчыллыкка барлык тамашачы шакката). Ул башта бернинди алым кулланмыйча саклану тактикасын куллана һәм көндәшенең авырлыгына, физик көченә генә масаеп маташуын аңлагач, аның аяк артына кереп, чирәмнән аера алмыйча бик кискен төстә ега, бу хәл барлык тамашачыны дәррәү китерә. Ләкин Госман хөкемдарлар карарын да көтмичә, көрәшне дәвам итәргә елмаеп көндәшенә ишарә ясый һәм бил алыш дәвам итә, ә инде хәзер рольләр алышына: кунак егете – саклануда, ә безнең герой – һөҗүмдә. Һәм бер дә уйламаганда Госман көндәшенең күкрәк астына кереп, янбаш аша җилкәсенә ташлый, ә кунак егете торып, үзе аның кулын күтәрә. Бу көрәш эпизодын чыбыклылар легенда төсендә әле хәзер дә искә алалар.
Шул ук елларда Суык-Чишмә авылында туган һәм үзен милли көрәш буенча таныткан булса да, Сабантуйларда даими төстә бил алышмый, тамашачылар бик сорагач кына мәйданга чыгып, үзенең осталыгын күрсәтә алган зат – Фирдәвес Гыйльманов. Ул башкалардан үзенең баһадир гәүдәсе белән аерылып тора (буе 1 метр да 90 сантиметр, авырлыгы 110 кило чамасы), ләкин яшьтән көрәш белән шөгыльләнми. Чаллыда киң профильле механизаторлар әзерләү мәктәбендә укыганда иптәшләре аның көч-куәтен белгәнгә көрәшеп карарга үгетлиләр, ул аларның киңәшен тыңлап, үзе дә уйламаганда Сабантуй батыры исемен яулый.
Шул ук чорның 50нче, 60нчы еллары барышында Чыбык-лы җирлегендә туып үскән, янәшә-тирәдәге авыллар, район
Сабантуйларында гер күтәреп, барлык җанатарларны шаккаттыра алган Әхтәмҗан абый Илдархановны сурәтләмәсәк, кимчелек булыр. Әхтәмҗан яшьтән үк Сабантуйларда көрәшеп үсә, үз авылында (Суык-Чишмәдә) батыр исемен дә яулый, шул ук вакытта гер күтәрә, бер вакытта да ыргым буламы, талгын күтәрүме, аның кадәр күтәрүче табылмый.
– Эшләп үскәнгәдер, күрәсең, мин үземне яшьтәшләрем арасында көчлерәк тоя идем. Башлангычта укыганда ук көрәшә башладым. Бер вакыт Чыбыклы Сабантуенда бер егетнең герне җирдән чөеп, яңадан уч төбенә утыртып, җиңел генә баш өстенә күтәрә алуын күреп шаккаттым. Менә шул көннән гер “җене” кагылды үземә. Күрше бабайдан сорап, аунап, күгәреп яткан 10 килолы герен алып чыктым, штангага охшатып тимер таякка трактор катокларын яраклаштырдым да шулар белән мәш килдем. Җәй буе күнегүләр үткәреп, ә кыш көне салкын булса да бияләй киеп, герне күтәрдем дә күтәрдем. Инде икенче җәйдә гәүдәдә, кулларда, аякларда сизелерлек көч артканын тойдым. Безнең авылда Сабантуйда зурлар көрәшенә кадәр яшьләргә мөмкинлек бирелә иде. Шулай булуга да карамастан, артык көрәшкә бирелмәдем, ә гер күтәрүне үз иттем. Өч-дүрт елдан соң янәшә-тирәдә гер күтәрү буенча беренчелекне бирмәдем, – дип сөйләгән иде ул.
Көрәшче Миннекәевлар
Узган гасырның 80нче елларында Чыбыклыда күп мәртәбә дан яулаучылар – бертуган Шәйхенур, Мулланур Миннекәевлар. Алар икесе дә авырлыклары белән бер центнер булуларына кармастан, мәһабәт төз гәүдәле бу ике баһадир әкиятләрдәге дөреслекне яклап яу чабучы каһарманнарга охшаш.
Бу көрәшчеләрне йодрыктагы биш бармак белән тасвирлап әйткәндә, алар бертуган биш малай, кечкенәләре зурларын тыңлап, ә олыраклары энекәшләренә ир-егетләргә генә хас булган авырлыклардан курыкмау, максатыңа ирешү өчен тырышлык кую, дуслык мөнәсәбәтләренә тугрылыклы була белү сыйфатларын үзләренең үрнәгендә тәрбиялиләр.
Шәйхенур белән Мулланур шактый еллар авыл Сабантуенда батыр калалар, Зәй Сабантуенда призлы урыннар яулыйлар. Алар эшләгән урыннарында да һәрвакыт мактау казана.
Роберт Хәмидуллин
Тырыш, куйган максатын тулысынча тормышка ашыра алган, кайда гына җаваплы хезмәт башкарса да, намус кушканча хезмәт куйган, үз кыйбласына тугрылыклы Роберт көрәшче буларак туган авылында дәвамлы төстә батыр исемен йөртмәсә дә, узган гасырның 80-90нчы елларында шәһәр-район күләмендә милли көрәш тарихына саллы өлеш кертә алды.
Ул ике мәртәбә баш батыр исемен яулады (1977, 1984 елларда). Ике мәртәбә Суык-Чишмә Сабантуенда җиңүгә иреште.
Роберт Фатыйх улы районыбыз Сабантуйларында үз авырлыгында системалы төстә бил алышып, күп мәртәбә призлы урыннардан төшмәде, республика ярышларында катнашып, Зәй спорт копилкасына сизелерлек өлеш кертте.
Максатчан, характерлы Роберт ике улын да кечкенәдән татар көрәшенә төшендерә: идәнгә мат-рас җәеп, көн саен кичләрен мәш килеп алар белән шөгыльләнергә вакыт таба. Радис та, Руслан да кулга сөлге тотарлык булгач та мәйданга чыгалар һәм әтиләре күрсәтмәләрен үтәп, зур тырышлык куеп бил алышалар һәм бу киләчәк өчен аларга ышанычлы башлангыч була.
Роберт Фатыйх улы һәр Сабантуйда оештыручы һәм бик матур төстә алып баручы буларак, барлык авылдашларының, килгән кунакларның күңелендә истә калырлык хисләр уята.
Данлыклы көрәшчеләрнең дәвамчылары
Зөлфәт Шәфыйк улы Хәмидуллин 1994 елда туган. Ул инде 5 яше тулуга авыл Сабантуйларында мәйданга чыга һәм үз яшьтәшләренең күбесен җиңүгә ирешә.
Мәктәптә укыганда физкультура укытучысы Илфат Гадершин кул астында күнегүләргә йөри. Әлбәттә, даими төстә күнекмәләр алу максатчан малайга дәрт өсти, физик яктан ныгыта. Инде 9 яше тулып килгәндә авылда оештырылган турнирны откач, район масштабындагы ярышта үз авырлыгында (24 килограммга кадәр) өченче урынны ала.
Зөлфәт 12 яшендә район башлыгы призына үткәрелгән ярышта үз авырлыгында чемпион исемен яулый, шул ук елны Кыш бабайга багышланган бәйгедә дә беренче урынны ала.
Әлмәт нефть институтында укыган елларында Зөлфәт шәһәр командасы составында республика ярышларында катнашып, 60 килограммлы үлчәү авырлыгында һәрвакыт призлы урыннарда була.
2017 елда армия сафларында хезмәт иткәндә кыска вакытлы ялга кайтып, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган көрәштә үз авырлыгында икенче урынны яулый.
2019 елда Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә багышланган Россия турнирында 60 килограмм авырлыгында беренче урынны яулый һәм спорт остасы исеменә лаек була.
Илфат Гадершинның улы Булат та – әнә шул данлыклы көрәшче авылдашлары дәвамчысы. Аның да төрле дәрәҗә ярышларда, Сабантуйларда җиңүләре күп.
Гамир Таҗетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев