Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Авылым өлкәннәре

Актив хәбәрчебез Рәмзия Җиһаншина бу язмасын киенү рәвеше, гореф-гадәткә бәйләп, Куш-Елга авылы апаларына – ак әбиләренә багышлый.

Яулыкларын татарча аркаларына таратып салган  пакъ җанлы авылым  апалары күз алдыма килә. Үзем дә алар эзенә басып барсам да, алар дәрәҗәсенә җитә алганым юк кебек. Ә әнкәйләр чоры апаларының безнең авылда киенү рәвеше актан ак, сафтан саф иде. Дөрес, гел актан гына киенеп йөрмәде алар. Бу сүз күчерелмә мәгънәдә бирелде. Башларында, шулай да, аркаларына таратып башы белән бәйләнгән ак яулык була иде. Аның бәйли торган башы мережкаланып чигелгән. Күлмәк өстеннән матур тукымадан түшле итеп тегелгән алъяпкыч. Чигешлесе дә була иде. Бу һич тә эшләгәндә күлмәк каралмасын өчен бәйләгән алъяпкыч түгел, ә рәеш күлмәге өстеннән бәйли торган түшле-бәбитәкле алъяпкыч. Шунсыз урамга чыкмыйлар иде. Бу авылымның үзенә хас күркәм гадәте иде. Кияүгә чыкканда бирнәм өчен түшле альяпкыч теккән идем, Пәнәчедә андый гадәт булмагач, әнинең бик яратып кигәнен хәтерлим. Юкка гына алдагы язмаларымда һәр авылның үз холкы дип язмадым инде мин. 

Балачакка кайтып, күңелем белән авылым урамнарын әйләнүгә, дөньям киңәя дә куя. Авылда бөтен тирә-юнебезне ак күңелле, уңган-булган әби-апалар әйләндереп алган булган бит.

Каршы күрше җитез, булган Кәримә апа, әнкәйнең ахирәтләре Гөлсинә апа, Наҗия апа. Әткәйнең яшьтәше Шәмсенур апа... чүт кенә арырак Гасимә апа. Берүзе өч бала тәрбияләгән Әкълимә апа. 

Әткәйнең сеңлесе Самия апа белән әнкәй безне – ике ояда үскән 10 баланы бергә тәрбияләделәр.

Без алардан китеп тә тормадык. Укытучы әнкәйнең вакыты чамалы, Самия апаларда балаларга күз колак булырга җизнинең әнисе Банат әби дә бар. Кая калдырсын инде ул бәләкәчләрне әнкәй. Авылда алардан да якын туганы юк. Чыннан да, апалы-сеңелле яшәде Самия апа белән әнкәй...

Безнең балачакта тирә-юнебездә акыл, тәрбия бирердәй, эш гамәлләре, үзара мөгамәләләре белән өлге булырдай өлкәннәр – ак әбиләребез булган. Без алардан олы бер мәктәп гыйлеме алганбыз. Авыл күмәк тәрбияли шул. Шул гыйлемне без үзебезнең шәһәрдә үскән (хәзер аның авылында да кеше биек коймалар артына бикләнде) балаларыбызга тапшыра алдыкмы?! Телебезне, гореф-гадәтләребезне, яшәеш фәлсәфәсен балаларыбыз үз балалары, безнең оныкларыбызга җиткерә алырмы? Без үзебез эш күплеккә, болгавыр заманга сылтап балдан татлы оныкларыбыз белән җитәрлек аралашабызмы?! Күңел күзләребез күрәме, җаныбыз саумы?..
Әнкәйләр буыны – зирәк акыллы өлкәннәребезне күңел сагына.. 

Әткәй-әнкәйле балачагыма, авылыма кайтып килдем әле уйларымда. Бүгенге көнем, балаларым, укучыларым, киләчәк турындагы уйлануларымны шигырь  юлларына салдым. Бүгенге язмама  кием, гореф-гадәт темасына бәйләп үз иҗатымны да куясы иттем әле. 

Күңел халәте

Без бәхетле идек балачакта –
Әткәйле дә идек, әнкәйле  дә.
Әби-бабайларны күрмәсәк тә,
Янда иде алар бәләкәйдән.
Әткәй безгә гел «бабагыз», диде,
«Әбиегез», дия иде әнкәй.
Нәсел җылысында җылындык без,
Күңелемдә тора алар әйткән.
Нигез ташларында алар эзе,
Колагымда яңгырый алар сүзе.
Бабайлы да идек, әбиле дә –
Гел күзәтте күктән алар күзе.
Безнең буын бик бәхетле иде,
Нәселле дә иде, нәсәпле дә.
Бүгенгеләр әллә нинди менә:
Укыган да үзе, кәсепле дә.
Ата-баба, әби-бабай, дисәң,
Исем-шәрифләрен белми бала.
Өзелгәнме чылбыр? Кай буында?
Киләчәккә бездән нәрсә кала?!.
Бабайлы да буын, әбиле дә...
Телсез, хиссез, уйсыз..
Юк ла, алай түгел!
Үзебездән тора барысы да –
Җирдә яшәвебез юкка түгел!

Гүзәл гамь

Капка төбе. Гамьле, ямьле дөнья...
Ерак әле кичке эңгергә.
Өч ахирәт туктап хәл белешә –
Гомер буйларына гел бергә.
Башы белән япкан яулыклары
Читек-кәвеш оек өстеннән.
Сөйләр сүзләре дә ил-көн хакы –
Гайбәтләрдән алар өстен лә.
Урыс капка, тик татарча бизәк,
Тәрәз йөзлекләре зәңгәрдән.
Ипи салган, сөт аерткан шулар –
Аяк өсте таңгы эңгердән.
Язгы чирәм йолкый кош-кортлары,
Әнкә тавык-чеби анасы...
Сәпит белән җилдерәләр икәү,
Гомер озын-ерак барасы.
Әби-апаларның үз гамьнәре,
Бушка түгел вакыт агымы.
– Кибеткә дип чыккан идем әле,
Ахирәтем, хәлләр арумы?
– Аллаһыма шөкер. Балдан татлы
Үз кисәгең бигрәк сөйкемле.
Кылыч таккан, буденевка кигән
Онык-малай, үзе сипкелле.
Шомырт чәчкәсенең татлы исе,
Алмагач та ак шәл ябынган.
Күккә ашкан манарасы белән
Аллаһ йорты. Алар табынган.
Капка төбе. Инде төш авышкан.
Кич җитәргә әле иртәрәк...
Язылмаган тормыш кагыйдәсе –
Хәл белешер алар иртәгә.
Тагын шулай. Аллаһ насыйп итсен,
Яшәештән гүзәл бер мизгел.
Күршелекнең олы вазифасы –
Гомер буйларына бергә гел.

Рәмзия Җиһаншина

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев