95 яшендә дә өздереп гармунда уйный
Әхмәт авылында яшәүче Фаит Сәетов – тыл ветераны.
Ул 1930 елның 19 декабрендә Әхмәт авылында Фазыл һәм Нурзидә Сәетовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Әтиләре 1941 елда сугышка киткәч, гаиләне алып бару әниләре җилкәсенә төшә. Инде мәктәпкә кергән Фаитка алга таба укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Сугышның сары сагышы әтисезләр йөзендә, диләр. Балалар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Гаиләдә олы бала булганга, барлык эшләр дә Фаит абый җилкәсенә төшә: әнисенә ияреп, утын әзерләү, печән чабу, гаиләне туйдыру өчен басуда калган черек бәрәңгеләр җыю дисеңме...
“Колхозга да эшкә кушалар иде. Атларга камыт кидерергә картлар булышты, чөнки буй җитми иде. Сыерыбыз булмады. Басудан черек бәрәңге җыярга чыга торган идек. Әнкәй шул бәрәңгене мичтә пешереп безгә ашата торган иде. Ярый әле басуларда төрле-төрле үләннәр бар иде, шулар ачлыктан саклап калды. Алга таба басуда да ашарга яраклы үләннәр кими башлады”, – дип үткән гомер юлларын искә төшерә ул.
Авырлыкларга карамастан, әби-бабайларыбыз ял итәргә дә вакыт тапкан. Көндәлек хезмәттән бушаган арада төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, җырлаганнар. Нинди генә кызыклы уеннар булмаган ул вакытта: тукмак тәгәрәткәннәр, арка сугышлы уйнаганнар... Кыскасы, ничек тә үз күңелләрен күрергә тырышканнар. Аның сөйләгәннәрен тыңласаң, исең китәр...
“Сабантуйга кияр әйбер булмагач, әнкәй киндер капчыктан чалбар тегеп бирде, аны манды. Шул да зур сөенеч иде инде”, - дип сөйли ул.
Юклыкның ни икәнен күргән Фаит абый хәзерге мул тормышка шакката.
“Бәләкәй булсак та, сугыш яңалыкларын ишетеп тордык... Май аенда әнкәйләр яшелчә бакчасында эшлиләр иде. Сугыш беткәнлекне әйтергә, алар янына мине йөгерттеләр. Шул чагында апалар, авызыңа бал да май, дип, минем хәбәремә сөенешкәннәрен хәтерлим”, - ди.
Әйе, халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып калачак. Фаит бабайның әтисе дә сугыштан исән-имин туган авылына әйләнеп кайта. Ирләре, уллары кайткан гаиләләр әзме-күпме җиңеллек кичерә. Алга таба яңа көчләр белән авылны торгызу башлана. Әкренләп күмәк хуҗалык эшләре җайга салына.
Фаит абыйның кечкенәдән үк гармун уйнарга теләге көчле булган. Аңа каяндыр кечкенә генә гармун тапканнар.
“Иске гармун иде инде ул, күрекләре дә кубып, сүтелеп беткән иде. Камыр белән ябыштырып куйгач, тагын азрак тарткаларга була иде әле. Өйдәге тараканнар гына төне буена камырын ашап бетерәләр иде”, - дип, искә ала ул чакларын.
Вакыт булган саен, гармунның төймәләренә баскалап, ул авыл көйләре уйнарга өйрәнгән. Кичке уеннарда бию көйләрен сыздырып, егетләр-кызларның күңелен ачкан, яшьләр арасында игътибар үзәгендә булган. “Җан дустын” Фаит бабай армиягә дә алып киткән. Анда да буш вакытларында кулында гармун булган. Псков өлкәсендә урнашкан Великие Луки шәһәрендә узган армия вакытларын бик сагынып сөйли ул. Элегрәк вакытларда армиядә хезмәт итү өч елга кадәр сузылган. Шул дәвер эчендә өч сыйныф белеме булган әзме-күпме рус телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәнгән.
Фаит бабайның тормышы авыл белән бәйле. Әйе, авылда яшим дигән кешегә эш җитәрлек. Шуңа күрә Фаит бабай да бөтен гомере буена авылда хезмәт итә. “Якты йолдыз” исемле күмәк хуҗалыкта бригадир да, көтүче дә була. Шулай ук авыл клубында да эшләп ала. Аның тырышлыгы аркасында клуб ишегалдына утыртылган каен агачлары әле һаман да шаулап үсеп утыралар.
Бер-бер артлы үсеп килүче 22 оныгы ветераныбызга алга таба яшәргә көч өсти. Алар, һәрвакытта да бабалары янына кайтып, аның хәлләрен белеп торалар. Инде менә Фаит бабабызга 95 яшь тулды. Тормыш иткәндә ачысын-төчесен күп күргән бабабыз әле картаерга ашыкмый.
Алтын куллы Фаит абыйга авыл халкы гомер-гомергә вак-төяк йомыш белән кергәләде: кайсының итегенә олтан салырга кирәк, кайсына - ат дирбиясе, кайсына - хуҗалык өчен башка кирәк-ярак. Ул ясаган чаналарны, дирбияләрне районыбызда уздырыла торган бәйрәмнәргә дә күргәзмә өчен алгалыйлар әле. Бизәкләп эшләгән тәрәзә йөзлекләре, чәчәкләп ясаган койма рәшәткәләре әллә кайдан аерылып, балкып торалар.
Иртә торып эшкә тотынган кешене тургайга тиңлиләр. Фаит абый да җәй көннәрендә, иртәнге икедә торып, печән чабарга китә.
“Иртәнге һаваның сихәте күп аның. Чыклы үләннәр белән битеңне юсаң, рәхәт булып китә. Ә инде кызарып чыккан кояшны күзәтү – үзе бер могҗиза”, - ди ул.
Ат арбасына утырып, басуга барулар, сәнәк-тырма тотып, яшел хуш исле печән җыюлар авыл баласы өчен ят шөгыль түгел. Ишегалдында чалгы чүкегән тавышны тыңлавы гына да ни тора! Авыл һәм район Сабантуйлары, төрле концертлар Фаит абыйның катнашыннан башка узмый. Я ул гармуны белән Сабантуй бәйрәме алдыннан бүләкләр җыюда катнаша, я балаларның күңелен күреп, аларны җигүле атта җилдертә. Гармунында татар халык көйләрен сыздырып уйнап җибәрсә, кошлар да тынып кала. Аның өендә гармуннар дүрт төрле: тальян, саратов, вараксин, хромка. Әле бер баяны да бар. Көне буена бер тапкыр гына гармунында уйнаса да, күңеле бушап калгандай була.
Бүгенге көндә Фаит абый улы Ренат, килене Әлфия тәрбиясендә яши.
Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукованың Фаит абый Сәетовка багышлап язган шигырен дә тәкъдим итәбез.
Күпне күргән Фаит абый
Тормыш юлын үткәндә.
Кайгысы да, шатлыгы да
Килгән гомер иткәндә...
"Фаит бабай" диеп әле,
Гел дә әйтәсе килми!
"Фаит абый", "Фаит абый",
Тел үзе шулай көйли!
Үткәннәр еракта инде,
Үзәктә - бүгенгесе!
Балалар хөрмәтендә
Яшисе дә яшисе…
фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев