Заинск-информ 16+
Рус Тат
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Зәйнең бер урамы Дан орденының тулы кавалеры Васильев исемен йөртә

Якташыбыз, Дан орденының тулы кавалеры Алексей Васильевның сугышчан юлы – чын батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге.

Алексей Васильев 1918 елның 17 мартында Зәй районының Поручик авылында туа. Аның балачагы җиңел булмый, әмма әти-әни мәхәббәте, аларның матур үрнәге нәтиҗәсендә малай хезмәт сөючән булып үсә. Һәм аның бер хыялы була-очучы булырга омтыла. Бары тик алты класс кына укый ала. Шуннан соң хезмәт юлы башлана: башта - умарталыкта, анна¬ры, Зәй МТСы оешкач, трактор бригадасында хисапчы була. Алексей  иң активлар рәтендә йөри. 
1939 елның көзендә Алексей Афанасьевичны  Кызыл Армиягә чакыралар. Медицина комиссиясен узгач, үзенең авиациягә билгеләнүен белгәч, бик сөенә: ниһаять, балачак хыялы тормышка ашачак!

Кече авиабелгечләр әзерләүче полк мәктәбендә (Торжок шәһәрендә)  укчы-радист белгечлегенә өйрәнә. Теориядән соң практик күнегүләргә керешәләр. Ә инде Пе-2 бомбардировщигында оча башлагач, Алексей үзен җиде күктә итеп тоя. Бер ел укыганнан соң, яшь авиатор Эстониянең Тарту шәһәренә, 35нче авиаполк базасына билгеләнә.

1941 елның 22  июнь иртәсендә полк тревога буенча аякка баса – фашистлар Германиясе Советлар Союзына каршы сугыш башланган! Совет чиген бозган дошманны тар-мар итәргә - авиаторлар шундый задание алалар. Һәр көн күпсанлы очышлар ясап, алар дошманның танк колонналарын, техника төягән эшелоннарын, кичү һәм күперләрне, тимер юл үзәкләрен утка тоталар. Полк очучылары кыюлык, батырлык үрнәге күрсәтәләр. Әмма дошман сугышның баштагы чорында сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да өстен була шул.

35нче авиация полкы кыска гына вакыт эчендә үзенең күп самолетларын югалта. Шул сәбәпле, ул сугышларда катнаша алмый һәм таркатыла. Васильев запас авиабригадага эләгә.

1942 елның маенда Алексей Васильевны Дала фронтының 5нче һава армиясе, 511нче аерым разведка авиаполкына укчы-радист итеп җибәрәләр. Соңрак хәрби берләшмә 2нче Украина фронты составына күчә. Очучыларга  конкрет бурычлар куела: дошман авиациясе һәм коры җир гаскәрләре тупланган урыннарны ачыкларга, көчле удар белән аның аэродромнарын, җанлы көчен юк итәргә. Өлкән сержант Васильев үз экипажы белән бергә еш кына разведка очышлары ясый. 5нче һава армиясе фашистларның 1нче танк армиясен һәм 17нче гомумгаскәр армиясен тар-мар итүдә катнаша, Воронеж, Курск, Белгород шәһәрләрен һәм башка торак пунктларны азат итүгә зур өлеш кертә. Хәл бик тиз үзгәргән шартларда һава разведкасы еш кына дошман турында мәгълүмат табу өчен бердәнбер чыганак була.

1943 елның сентябрь ахырында Днепрны кичеп, унъяк ярда плацдарм яулап алалар. 5нче һава армиясенең 511 нче авиаполкы укчы-радисты, өлкән сержант Алексей Васильев 1943 елның ноябреннән 1944 елның гыйнварына кадәр экипажы белән бергәләп 3  разведка очышы ясый һәм өч «мессершмитт»ны бәреп төшерә, һава разведкасында алынган мәгълүмат, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Алексей Васильев 1944 елның җәендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1943 елның августыннан 1944 елның июненә кадәр ул 27 тапкыр разведкада катнаша, шул чакта дошман самолетларынын дүрт һөҗүмен кире кайтара. Алексей Афанасьевич 1944 елның августында II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1944 елның көзендә Васильев, экипажы белән бергәләп, Венгрия, Румыния территориясе өстендә 42 разведка очышы ясый, «Ме-109» немец истребительләренең ике атакасын кире кага, берничә тимер юл составын һәм дошманның 20ләп самолетын юк итүдә катнаша. Аннары Чехословакияне азат итү сугышлары башлана. Фашистлар Германиясе капитуляциягә кул куярга ике көн кала, өлкән сержант Васильев соңгы заданиедән кайта. Экипажның сугышчан очышлары исемлегендә 142 разведка очышы исәпләнә. Һава разведкасын уңышлы оештыруы, мәгълүматларны самолет бортыннан тиз тапшыруы, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен, Алексей Васильев 1946 елның 15 маенда I дәрәжә Дан орденына лаек була.СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Дан орденының тулы кавалерлары Советлар Союзы Геройларына тиңләштерелә.

Җиңүдән соң Алексей Васильев тагын 10 ел ул авиациядә хезмәтен дәвам итә. Демобилизацияләнгәч, Одессада яши.


«Стройснабсбыт» берләшмәсе базасында өлкән электрик булып эшли, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив катнаша. Алексей Афанасьевич Васильев 1981 елда вафат була. Зәйнең бер урамы аның исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев