Зәйлеләр дә диктант язуда катнашты
Мәгариф чарасы ил күләмендә оештырылды.
Зәйлеләр дә Бөтенроссия акциясенә кушылып, “Тоталь диктант” яздылар. Энергетик мәдәният сараена китапханә хезмәткәрләре, ветеран укытучылар, мәктәп коллективлары җыелды. Рус телендә диктант язып, һәркем үзенең белемен һәм грамоталылыгын тикшерә. Тәслимә Гәрәева да мәктәп елларын искә төшереп, диктант язып карарга булган.
"Гомуми диктант" язуның максаты - кайда эшләвеңә һәм ничә яшьтә булуыңа карамастан, грамоталы булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтү. Диктант язу өчен мәйданчыклар шәһәрнең “Энергетик” Мәдәният сараенда, политехник колледжда оештырылды. Чарага нәтиҗәләр ясалып, диктант язучыларга билгеләр куелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев