Зәйдә хуҗалыклар язгы чәчүгә әзерләнә
Аеруча техниканың төзеклегенә зур игътибар бирелә( техника)
“Чыбыклы” җитештерү комплексында язгы чәчүгә чыгачак техниканы ремонтлау бара. Хуҗалыкның машина-трактор паркында техника гөрелтесе, механизаторлар “тимер атлары” янында кайнаша. Тәҗрибәле механизаторлар һәр эшнең җаен белеп башкара. Вениамин Минкин бу өлкәдә 40 елга якын эшли. Чәчү чоры безнең өчен аеруча җаваплы, ди ул.
Язгы кыр эшләре чорында “Чыбыклы” җитештерү комплексында 13 техника эшләячәк. Механизаторларның тәҗрибәсе, осталыгы, кирәкле запас частьләр булу нәтиҗәсендә эш тоткарланмый, ди җитәкчеләр.
Берәүләр чәчкечләр, техника ремонтласа, икенчеләр тырмалар буяу белән мәшгуль. Барысы да эшнең тоткарлыксыз баруы өчен тырыша. Хәзер районның барлык агрофирмаларында алда торган язгы кыр эшләренә чыгучы техникаларны ремонтлау бара. Әлеге җаваплы чорда Зәй басу-кырларында 300 төрле маркалы трактор, 14 заманча чәчү комплексы, 50 чәчкеч һәм башка техникалар эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев