Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәйдә хәйрия марафоны башланды

Җыелган ярдәм чаралары махсус хәрби операциядәге егетләргә тапшырылачак.

“Без бердәм халык”. Шул исемдә районда игелекле чара башланып китте. Марафон буенча җыелган акчалар махсус хәрби операциядәге якташларга җибәреләчәк.
Зәйнең барлык оешма-предприятиеләре, идарәләр дә читтә калмаячак. Аны “Зәй җылысы” хәйрия фонды белән яшьләр эшләре идарәсе оештыра. Махсус тартма һәр оешмага тапшырылды. Зәй ГРЭСы да бу эштән читтә калмады. Бүген исә оешма хезмәткәрләренә әлеге марафон турында аңлаттылар.

Оешма-предприятиеләр генә түгел, Зәйнең эре сәүдә нокталары да хәйрия марафонына бик теләп кушылды. Аеруча кеше күп йөри торган кибеткә дә ярдәм җыелачак махсус тартма куелды.

10 нчы апрельда башланган марафон 19ына кадәр дәвам итәчәк. Илдәге вәзгыятькә, СВОда Зәй егетләренә битараф булмаган райондашларыбызны игелекле гамәлгә кушыла ала. Киләсе атнаның чәршәмбесендә марафонга нәтиҗә ясалачак. Шулай ук Энергетик мәдәният сарае каршындагы мәйданда хәйрия ярминкәсе һәм концерт оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев