Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәйдә укытучылар семинары узды

Аларның һәркайсы хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты

3 нче мәктәпнең география укытучысы Алсу Шәңгәрәева “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, Татарстанның иң яхшы 15 укытучысы рәтенә керде. Хәзер исә үзенең эш тәҗрибәсен башка педагоглар белән дә уртаклаша. 27 мартта Зәйдә укытучыларның функциональ грамоталылыкны үстерү буенча семинарның төбәк этабы узды.

Семинарның беренче өлешендә укытучылар мастер-класслар күрсәттеләр. Икенче бүлектә республиканың мәгариф үсеше институты белгечләре чыгышлары тыңланды.
Семинарда катнашучылар мондый түгәрәк өстәлнең файдалы булуын ассызыклады. Әлеге форматта хезмәттәшлек итүне дәвам итәргә теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев