Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәйдә сугыш ветераннарын котладылар

Район башлыгы өч сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәрен, концлагерь тоткыннарын тәбрикләде.

100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева 9 май бәйрәменә генә кия торган костюмнан, орден-медальләрен таккан. Кунаклар каршы алырга әзерләнә. Анна Ивановна Җиңү көнен түземсезлек белән көтә. Әле Җиңү парадына барырга исәбем бар, ди.
Анна Ивановнага Җиңү көне уңаеннан Республика Рәисе котлавын район башлыгы үзе җиткерде.
Аннан соң Разиф Кәримов шәһәребезнең тагын бер өлкән кешесе, ветеран Валентина Лыкова йортында булды. Мөхтәрәм затның хәлләрен белешеп, якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде.
Сугыш ветераны Леонид Мачтаков кунакларны ишек төбенә үк чыгып каршы алды. Авыр сугыш елларында сыналган ветеран озак еллар шәһәребезнең куәтле предприятиесе булган - ГРЭСта хезмәт куюы белән дә үрнәк безгә. Август аенда Леонид Яковлевичка 100 яшь тула. Җиңү көнен зур хөрмәт һәм горурлык белән каршы алам, ди ветеран.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Зәйнең тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннары-барлыгы 284 өлкән кеше Республика Рәисе бүләген алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев