Зәйдә студентлар көне узды
Студентларны бәйрәмнәре белән район башлыгы да котлады.
Зәй политехник колледжында Студентлар көне. Биредә укучылар аны ел саен үзенчәлекле итеп уздыра. Уку йортында 539 студент төрле һөнәри юнәлеш буенча белем ала. 2 нче курс студенты Мария Захарова өчен бу гади көн түгел, иртәдән котлаулар кабул итә башлаган.
Район башлыгы да рәсми котлауга кадәр үзенең хәтерендә матур чор булып калган студент елларын искә төшерде. Егетләр-кызларны бәйрәм белән котлап, киләчәктә уңышлар теләде.
Студентлар бәйрәме аларның ыгы-зыгылы тормышыннан күңелле видеоязмалар, шаян сүзләр, җыр һәм биюләр белән дәвам итте. Бу кичәдән соң көллиятнең 1 нче, 2 нче курсында укучы студентлар ел буена җитәрлек көч һәм дәрт тупладылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев