Зәйдә Питрау бәйрәме узды
Бәйрәм кунаклары, гадәттәгечә, Кашкатау итәгенә җыелды
Кашкатау итәгендә узучы Питрау бәйрәме егерме елдан артык инде зәйлеләрне үзенә җыя. Башкала кунакларын ипи-тоз белән каршы алалар, изге чишмә суы белән сыйлыйлар.
Бәйрәм чарасы «Нәсел тамырлары» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланды.
Питрау — урып-җыю алдыннан рәхәтләнеп бер ял итеп алу бәйрәме дә. Район башлыгы да үзенең чыгышында шуны ассызыклый. Басуларда мул иген өлгереп килә, районыбыз хезмәтчәннәренең 40 мең гектар җирдән бөртеклеләр уңышын җыеп аласылары бар.
Питрауда озын-озак гомер итүчеләр, күп ел бергә яшәүчеләр, яңа кавышучылар, яңа туган балалары булган гаиләләр хөрмәтләнде. Бүләкләү тантанасында көрәш буенча дөнья беренчелеге җиңүчесе Җәмил Ибраһимовка районы башлыгының Мактау грамотасы, аның остазы Айрат Минһаҗевка — Татарстан Рәисе Рәхмәте тапшырылды.
Төп сәхнәдә җыр-биюләр, бәйрәм котлаулары яңгыраса, икенче урында «Питрау чибәре» бәйгесе гөрләде. Таләпчән жюри Кабан-Бастрык авылы кызы Олеся Дмитриеваны җиңүче итеп билгеләде.
Бәйрәм программасы, гадәттәгечә, бай эчтәлекле. Монда теләгән һәркем үзен нинди дә булса бәйгедә сынап карый ала. Питрау кунаклары халык уеннарында, спорт ярышларында актив катнаштылар. Аланның бер мәйданында татарча көрәш тә гөрләде. Бигрәк тә «Ак дәдәй», «Моңлы тавыш», «Питрау себеркесе» бәйгеләрен халык үз итте.
Ә Чебоксар осталары ясаган фигуралар Зәйгә истәлеккә калды. Татар эстрадасы артистлары үзләренең матур җырлары белән тамашачыны сөендерде.
2023 елның Питрау бәйрәме традицион учак тирәсендә дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев