Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәйдә Нәүрүз бәйрәме күңелле узды

Җырлы-биюле тамаша төрле уеннар, конкурслар белән үрелеп барды

“Нәүрүз” бәйрәме Зәйдә зур оешканлык белән узды. Сәхнәдә мәдәният хезмәткәрләре җырлы-биюле тамаша күрсәтте. Чара кунакларына төрле уеннар, күңел ачулар оештырылды. Бәйрәм белән Зәй халкын район җитәкчелеге дә тәбрикләде.
Бәйрәмдә күңел ачып, тәмле пылау, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланырга мөмкин булды. Авыл җирлекләре тирмәләр корып, милли ризыклар әзерләп килгән. Нәүрүз бәйрәме “Татар халык ашлары” бәйгесендә җиңүче авылларны бүләкләү белән дәвам итте.
3 урынны Түбән Биш авыл җирлеге алса, 2 урынны Сәвәләй белән Югары Шепкә авыллары бүлеште. 1 урын алган Поручиклыларга халык ашлары пешерүдә тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X