Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәйдә ишегаллары төзекләндерелә

Республика программасы буенча быел районда 19 ишегалды яңартылачак.

Зәйнең Җиңү проспекты 1/08 йорты ишегалдында ремонт эшләре бара. Ул “Безнең ишегалды” республика программасы буенча башкарыла. Бүгенге көндә биредә подрядчылар элекке тротуарларны ватып, яңаларын җәюгә әзерлиләр.

Алга таба балалар мәйданчыгын яңарту эше планлаштырылган. Аерым алганда, мәйданчыкта балалар иминлеге өчен исәпләнгән махсус комлыклар, яңа уен комплекслары булдырылачак. Йортлар арасындагы юллар янгын куркынычсызлыгын исәпкә алып киңәйтелә, ди төзүчеләр.
1\04 йорты ишегалдында да төзекләндерү эшләре бара. Биредә элекке спорт мәйданчыгын яңарту каралган. Хәзер техника тротуарның бетон өслеген ватып, яңа асфальт җәю өчен әзерли. План буенча подъездга керү өлешен, чүп түгү урыннарын төзекләндерү алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев