Зәйдә десантчылар көнен билгеләделәр
Быел да, традицияләргә тугры калып, бу гаскәрдә хезмәт итүчеләр һәйкәл янына җыелды
Ел саен август аеның икенче көнендә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Быел да десантчылар җыелып, һәлак булган иптәшләрен искә алдылар. Район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Һәр елның 2 августында һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр һәйкәл янына җыела. Район буенча 150 дән артык зәйле десантчы исемен йөртә.
Марат Гыйльманов 1992-94 нче елларда Рязань өлкәсендә хезмәт иткән. Хәрби хезмәт, аңа кадәр укыган югары һава десантчылар командасы училищесында белем алган еллар әле дә онытылмый, ди ул.
Митингның икенче өлеше Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында дәвам итте. Армиядә хезмәт иткән еллары еракта калса да, аларның берсе дә тәүге тапкыр парашют белән сикерүен онытмый. Ул вакыттагы кичерешләрне десантчылар бүгенгедәй хәтерли. Юрий Мартемьянов 2 августны көтеп алуын яшерми. Бертуган апасының улы Алексей Агашкин СВОда һәлак булды. Десантчы булган энекәшен якты хатирәләр белән искә ала.
Махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егете Георгий Борисов та десантчылар сафында. Ике улын да үзенең үрнәгендә тәрбияли.
Митинг ахырында махсус хәрби операциядә катнашкан 4 ир-атка тантаналы төстә медальләр тапшырылды.
Очрашуны дәвам итеп «зәңгәр беретлылар» һәйкәл янында истәлеккә фотога төштеләр. Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган десантчыларны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев