Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәйдә чернобыльчеләрне искә алдылар

Фаҗигадә һәлак булган якташларны искә алу истәлек билгесе янында узды.

Чернобыльче Федор Ханов ел саен фаҗигадә бергә булган хезмәттәшләре белән очрашырга килә. 1986нчы елның 26 апреле алар күңеленә аеруча тетрәндергеч көн буларак кереп калды.

Авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашкан зәйлеләр бүген янә истәлек ташы янына митингка җыелдылар. Чернобыль атом электр станциясенең 4нче блогындагы шартлауга 37 ел тулды. Зәй халкы да бу һәлакәттән читтә калмый.

Район җитәкчелеге Чернобыль фаҗигасендә катнашучы зәйлеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Зәйдән авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда 100дән артык кеше катнашкан. Бүген шуларның 49ы исән-сау. Еллар узган саен аларның сафлары кими бара. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә ала. Алар хөрмәтенә истәлек билгесенә чәчәкләр салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев