Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәйдә автобусларны тикшерәләр

ЮХИДИ бүлеге тарафыннан уздырылучы тикшерү 3 майга кадәр дәвам итә.

Бу көннәрдә Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре автобусларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен көчәйтелгән режимда тикшерә. "Автобус" операциясе бөтен республика буенча уза. Тикшерү 24 апрельдән 3 майга кадәр дәвам итәчәк. Бигрәк тә пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозуга, лицензия таләпләрен үтәүгә, шулай ук автобусларның техник торышына игътибар бирелә. Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, тикшерүнең беренче көнендә үк бер автобус йөртүченең кагыйдә бозуы ачыкланган. Руль идарәсенең төзек булмавы аркасында транспорт йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X