Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәй сусаклагычында бакланнар яши

Алардан балыкчылар зур зыян күрә

Еш кына Зәй сусаклагычында акчарлаклар белән үрдәккә охшаган кара төстәге кошлар да күренә. Болар диңгез кошлары — бакланнар. Алар безнең якларда күптәннән инде. Өстәвенә, сулыктагы балыкларны юк итәләр. Бакланнар кайда тереклек итә, ни өчен аларны аучылар яратмый. Зәй сулыкларындагы «балыкчы» кошларны без дә күреп кайттык.


Диңгез яр буйларында тереклек итүче баклан дигән кошларны безнең сулыкларда да күрергә мөмкин. Бу якларны үз итеп, Зәй сусаклагычында аларның инде ун елга якын яшәүләре мәгълүм. «Ялта-Зәй» тирәсендәге агачта бакланнарны зур-зур төркемнәре белән очратырга була.

Зәй сусаклагычында чуар толстолобик, ак амур балыкларын үрчетәләр. Бер баклан бер кабуда 600 граммлы балыкны йотарга сәләтле. 6 метрга кадәр су төбенә чумып, үзенең табышын эләктерә ала. Шуңа да, бу коштан балыкчылар зур зыян күрә. Элек бакланнарны юк итәргә тырышкан булсалар, хәзер аучыларның исләре китми, ди район аучылык һәм балыкчылык иҗтимагый оешмасы рәисе Петр Чернов.

Гәүдәсе буенча зур үрдәк яки казны хәтерләткән баклан күчмә кош санала. Хәзер исә балыкчылар соравы буенча ил күләмендә бакланнарны ауларга рөхсәт бирә торган закон проектын карау бара. Бәлки шул рәвешле балыкларны саклап калып булыр, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев