Заинск-информ 16+
Рус Тат
Видео новости

Зәй балалары «Йолдызлык» лагерендә ял итә

Быел 4 сменада балаларны ял иттерү планлаштырылган

Яхшы кәеф белән күңелле музыка астында «Йолдызлык» лагерендә ял итүчеләр иртәнге зарядка ясый. Июнь башында килгән балалар лагерь тормышы белән танышырга өлгергән инде.

«Йолдызлык»та 4 смена эшләячәк, шуның берсе махсус юнәлештә спортчыларны кабул итәчәк. Һәркайсы 21 көн дәвам итә. Быел лагерь балаларны кайбер үзгәрешләр белән каршы алган. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын да онытмаганнар.

Лагерьда ял итүчеләрне көн дәвамында 6 тапкыр тукландыру каралган. Көн саен пешекче апалары тәмле ризык белән сыйлый. Ял вакыты һәрвакыт саф һавада оештырыла. Көн дәвамында малайлар-кызлар спорт ярышларында көч сынаша. Төрле уен-бәйгеләрдә катнашып, кичке якта алар өчен бию кичәләре дә оештырыла.

Җәй дәвамында малайлар һәм кызлар сәламәтлекләрен ныгытып, яңа уку елына җитәрлек көч туплаячак. Әйдаманнар аларның һәр көнен бәйрәм рухында, файдалы итеп уздырырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев