Хәйрияче якташыбыз зәйлеләргә подписка бүләк итте
Эшмәкәр Марсель Миңнеханов кабат өлкәннәрне сөендерде
Һәр ярты ел саен хәйрияче Марсель Миңнеханов «Зәй офыклары» газетасына яздыруда булышлык итә. Шулай итеп ул Иске Зәй мәчетенә йөрүче өлкәннәрне сөендерә.
Район газеталары — һәр зәйлегә иң якын торучы мәгълүмат чарасы. Басмаларга Зәй почта бүлекчәләрендә һәм Ялчыгол урамы 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан редакциядә язылырга мөмкин. Язылу кампаниясе июнь ахырына кадәр дәвам итә.
Хәйрия подпискасы бүләк итәргә теләүчеләрнең әле вакыты бар. Ярты ел буе атнасына бер тапкыр килеп торган район газетасы изгелек эшләгән кешенең яхшылыгын, матур гамәлен искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев