Заинск-информ 16+
Рус Тат
Видео новости

Район кырларында арпа чәчәләр

Бу эш 52 процентта башкарылган.

Яңа Спасс авылы янындагы басуда махсус техника арпа чәчә. Хәзерге көндә “Восток” агрофирмасының Сарсаз-Баграж, Иске Зәй, Александр Бистәсе бүлекчәләрендә чәчү эшләре бара. Хуҗалыкта барлыгы 3058 гектар мәйданда ике сортлы арпа утыртылачак. Амазон чәчү комплексы һәм СЗП чәчү агрегаты бу эштә катнаша.

Район басуларында арпа чәчүгә шимбә көнне керештеләр. Ул 11 247 гектар мәйдан биләячәк. Эш барлыгы 52 процентта башкарылган. Хәзерге көндә хуҗалыкларда горчица да чәчәләр. Шулай ук күпьеллык үлән мәйданнарын тырмалау эше бара. Аграрийлар алдында чәчүне технологик таләпләргә туры китереп, вакытында сыйфатлы итеп башкару бурычы тора. Язның бер көне ел туйдыра дип юкка гына әйтмиләр шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев