Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Мөселманнар өчен Рамазан ае башлана

22 март беренче тәравих намазы була.

Мөселман халкы 23 марттан изге Рамазан аена керә. Ул –барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, рәхмәт һәм юмартлык ае. Һәркемгә уразаның эчке тирән мәгънәсенә игътибар итәргә кирәк. Быел Ураза 29 көн дәвам итеп, 21 нче апрельда Гает бәйрәме узачак.
Изге ай дәвамында көндезләрен “Ялчыгол” мәчетендә Коръән-хәтем чыгарга ниятлиләр. Кичләрен авыз ачканнан соң вәгазьләр сөйләнеп, тәравих намазлары укылачак. Беренче тәравих мәчетләрдә 22 март көнне укыла. Рамазанны исән-сау каршы алып, игелекле эшләрдә берләшергә, гыйбадәтләр кылып, ниятләгән уразаларыбызны хәвеф-хәтәрсез тотып чыгарга язсын.
Рамазан ае дәвамында “Ялчыгол” мәчетендә ифтар ашлары үткәреләчәк. Теләге булган һәркем алдан көнен билгеләп, авыз ачтыру мәҗлесләре уздыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев