Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Коткаручылар бозга керүнең куркыныч булуы турында кисәтә

Юка бозга керүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

Коткару хезмәте язгы бозга керүнең куркыныч булуы хакында кисәтә. Хәзерге бозда чана, чаңгы, хәтта йөрергә дә ярамый, ди коткаручылар. Бигрәк тә бозлык үзенә җәлеп иткән бала-чаганы тыярга кирәк. Язгы бозның куркыныч булуын янәдән искә төшереп, тиешле хезмәтләр профилактик эш алып бара.
Карамалы паркындагы кечкенә сулыкларда боз күзгә күренеп кими. Зәй сусаклагычы да 30процентка ачылырга өлгергән. Калынлыгы 7 сантиметрдан түбән булган бозга чыгарга ярамый. Бу закон белән беркетелгән. Әгәр кеше кагыйдә бозса, аңа 2000 сум күләмендә административ штраф салына. Боз өстендә үзләре генә йөрүче балигъ булмаган балаларның әти-әниләре җаваплылыкка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев