Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Картиналар ясаучы Сөенеч Галимова: «Мине көзге табигать илһамландыра»

Рәссамның картиналар галереясында 100гә якын иҗат җимеше бар

Аксар авылында яшәүче Сөенеч Галимованың йортында һәр бүлмә үзе ясаган картиналар белән бизәлгән. Сөенеч ханым белеме буенча педагог. 33 ел Аксар мәктәбендә математика, биология укыта. Шулай ук укучыларны рәсем ясау нечкәлекләренә дә өйрәтә. Лаеклы ялга чыккач кына, ныклап, картиналар ясауга алына.

Рәссамның иҗат галереясында натюрморт та, пейзажны да күрергә мөмкин. Берсендә сусыл җимешләр, икенче якта табигатьнең гүзәл мизгелләре сурәтләнгән. Махсус онлайн-дәресләрдә укып, осталыгын да арттыра.

Останың эшләр сандыгында 100 гә якын иҗат җимеше саклана. Күпчелек картиналары майлы буяулар белән ясалган. Ә палитрасында барысы 7 буяу, шуларны үзара кушып, төсләрне уйната. Һәрберсендә кабатланмас осталык, күңел җылысы сизелә. Рәсем матур килеп чыксын өчен аны оста итеп ясау гына аз, иң мөһиме – йөрәк җылысын салып, эшне яратып башкару мөһим, ди ул. Сөенеч Галимованы бигрәк тә көзге табигать илһамландыра.

Көзен, кышкы кичләрдә иҗат белән мавыкса, җәй көне Сөенеч Галимованың бакчасы гөлчәчәккә күмелә. Хәзер исә тәрәзә төпләре тутырып үсентеләр тәрбияли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев