Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Югары Шепкә укучылары хәрбиләр өчен «коры душ» ясыйлар

Ай дәвамында алар 1000 нән артык юыну салфеткалары әзерләгәннәр.

Югары Шепкә мәктәбендә укучылар дәресләр тәмамлану белән өйләренә кайтып китәргә ашыкмый. Ай дәвамында алар бергәләшеп хәрбиләр өчен “коры душ” ясыйлар. Тиешле үлчәмдә берсе тукыма кисә, икенчесе пакетларга тутыра. Һәркайсы эшнең җаен белеп башкара. Юыну өчен кирәк булган махсус тукыма алдан әзерләнә.

Хәрбиләр өчен “коры душ”ның бик уңайлы әйбер булуы билгеле. Кыр шартларында әзер тукымага ике тамчы су җитә, ул тиз арада күбекләнеп чыга. Икенче чүпрәк белән тәнне корытырга мөмкин.
Зур булмаган пакет хәрбиләр сумкасында да күп урын алмый. Уңайлы гигиена кирәк-яракларын укучылар тәнәфес вакытларында, хезмәт дәресләрендә ясыйлар.

Югары Шепкә мәктәбе коллективы 400 дә артык “коры душ” җибәргәннәр инде. Киләсе озатуга дип капларга тагын 800 берәмлек тутырып куйганнар. Кирәкле материаллар белән “Зәй җылысы” хәйрия фонды тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев