Югары Лоҗы авылында агачлар утыртылды
Видео новости

Югары Лоҗы авылында агачлар утыртылды

Бу эш район җитәкчелеге, авыл халкы тырышлыгы белән башкарылды.

Агач утырту-изге гамәл, ди борынгылар. Шуны истә тотып, Югары Лоҗы авылындагы чишмә буена агачлар утыртылды. Район җитәкчелеге, авыл халкы да бу эштән читтә калмады. “ Кызыл тау чишмәсе” авылның бер почмагы, тарихи урын. Моңа кадәр ташландык булган урын депутат, шушы җирлек кияве Олег Герасимов ярдәме белән төзекләндерелә. Чишмә тирәсе шулай ук үзара салым акчасына да яңартыла.

Күркәм эшне олысы-кечесе күңел биреп башкара. Кемдер утырту өчен чокырларны әзерләсә, икенчеләре үсентеләрне машиналардан ташып, өченчеләре утыртылган агачларга су сибә.
Гомумән, шәһәр-районда яшелләндерүгә зур игътибар бирелә. Атна дәвамында шәһәр территориясенә дә агачлар утырту планлаштырылган.


Нет комментариев