Ишегалларында төзекләндерү эшләре ничек бара?
Республика программасы буенча ремонт эшләре быел да гамәлдә
Зәйнең Энергетиклар урамындагы 7нче һәм 7нче А йортлары ишегалдында ремонт эшләре бара. Ул «Безнең ишегалды» республика программасы буенча башкарыла. Бүгенге көндә подрядчылар тротуарларны яңарту эше белән мәшгуль.
Биредә ишегалдына керү өлеше яңартылып, өстәмә тротуарлар да булдырылган. Капиталь төзекләндерү кысаларында урам яктырткычлары да яңа булачак. Шулай ук кече архитектура формалары, яңа эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылачак. Бу эшләрне тәмамлангач, йомгаклау этабы итеп яңа асфальт катламы салыныр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев