Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

15 апрель - диагностика лабораториясе хезмәткәрләре көне

Район үзәк дәваханәсе диагностика лабораториясендә 20гә якын кеше хезмәт куя.

Кайсы гына табибка мөрәҗәгать итсәк тә, анализ тапшырырга кушалар. Анализларны тирәнтен тикшерү эше район үзәк дәваханәсе диагностика лабораториясендә башкарыла.
Флүрә Җәләтдинова 45 ел лабораториядә хезмәт куя. Иртәнге якта пациентлардан кан алып, аннан соң тирәнтен тикшерү ясау медицина лаборантының төп бурычы.
Минем хезмәт сабырлык та, зур җаваплылык та таләп итә, ди Флүрә ханым. Кан бирергә төрле кеше килә. Яңа туган сабыйны көйләп, олы яшьтәгеләргә дә ихтирам күрсәтергә кирәк. Лаборантның игътибарлы, төгәл булуы дөрес диагноз куярга мөмкинлек бирә. Каннан йогышлы авыруларны да, онкология, лейкоз кебек җитди авыруларны да ачыкларга мөмкин, ди белгеч.
Район үзәк дәваханәсе лабораториясендә 20 гә якын медицина персоналы хезмәт куя. Заманча җиһазлар, камилләштерелгән техника лаборатория эшен тизрәк һәм уңайлырак итә.
Кеше гомеренең кыйммәтен белеп, зур җаваплылык белән хезмәт итәләр дәваханә лабораториясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев