Зәйдә Габдулла Тукай елы тантаналы төстә ачылды
Бүген Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Ул бөек әдипнең тууына 140 ел тулуга багышланды.
Быел Бөтендөнья татар конгрессы Тукай елын игълан итте. Зәебездә дә тантаналы төстә Габдулла Тукай елы тантаналы төстә ачылды. Анда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, мәдәният идарәсе җитәкчеләре, китапханәчеләр, укучылар, әдәбият сөючеләр катнашты.
Китапханә фойесында ук кунакларны Габдулла Тукай әкиятләреннән персонажлар каршы алды. Биредә шүрәлене дә, су анасын да, бала белән күбәләкне дә, маэмай белән малайны да, кәҗә белән сарыкны да күрергә мөмкин иде. Әкият геройлары булып татар гимназиясе кече сыйныф укучылары киенгән иде. Тере күргәзмәне карагач һәркем үзен Тукай әкиятләрен тыңлап үскән бала чагына кайткандай хис итте.
Ә китапханәнең икенче катында Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләреннән, алар кулланган әйберләрне чагылдырган экспонатлардан күргәзмә оештырылган иде. Шушында ук милли татар киемнәре кигән кызлар-китапханәчеләр Тукай чоры ризыкларын да тәкъдим итте.
Китап укучылар залында исә Тукай әсәрләреннән өзекләр карарга, “Печән базары” күренешен күзалларга мөмкин булды, театрлаштырылган тамаша һәркемнең күңел кылларын тибрәтте. Кичәне алып баручы китапханәчеләр Лилия Әхмәтҗанова һәм Лилия Хафизова Тукай шигырьләрен яңарту белән беррәттән кызыклы мәгълүматлар да китерделәр. 4 яшеннән ятим калып, 27 яшендә вафат булган бөек әдип үзеннән соң килгән буынга искиткеч бай мирас калдырган. Иҗаты ташып торган сигез ел эчендә Тукай 9 поэма, 400дән артык шигырь, 350ләп хикәяләр, очерклар, истәлекләр язган. Тукайның вафатыннан соң Казанда Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын чыгарылган. Бу исә халыкның аны шулкадәр яратуы, зурлавы турында сөйли. Тукай үзе биш тел белгән, аның әсәрләре дөньяның 40 теленә тәрҗемә ителгән.
Чара барышында актив китап укучылар да, балалар да Тукай шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, “Мирас” ансамбле моңлы җырлары да кичәне бизәде.
Күркәм чыгышлардан соң район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин сүз алып Габдулла Тукай елын Зәй районында тантаналы төстә ачты.
“Татар әдәбияты чишмәсе башы Тукайдан, аның кабатланмас иҗатыннан башлана. Әдипнең авыр язмышында иҗат дәвере ун елга да тулмый, ә шул арада да ул зур әдәби мирас калдырырга өлгерә. Шунысы игътибарга лаек, Тукайны борчыган мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый, шуңа да аның әсәрләре әле дә көн кадагында тора. Тукайның моңлы җырларын җырламаган, әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала юктыр һәм булырга тиеш түгел.Безнең бурычыбыз бөек шагыйрьнең иҗатын буыннан-буынга тапшыру. Тукай милләт язмышы өчен җан аткан шагыйрь, безнең горурлыгыбыз. Аның иҗаты мәңгелек һәм ул халык күңелендә мәңге яшәр. Бүген без бергәләп шушы матур залда Тукай елына старт бирәбез. Шул рәвешле 2026 ел барыбызны да аның әсәрләренә аеруча игътибарлы булырга өндәсен”, - диде ул әдәбият сөючеләргә мөрәҗәгать итеп.
Соңыннан үзәк китапханәнең активистлары булган, республика Мәдәният министрлыгы игълан иткән һәр пәнҗешәмбедә китапханәләрдә үтүче “Тукайны бергәләп укыйбыз” проектында, Тукай шигырьләрен укуда катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар Мария Костюченко, Әнисә Шәфиева, Роза Хәйретдинова, Флүрә Гыйниятова, Сергей Амельченко, укучылар Камил Хамматов, Илхан Гәрәев, Камил Гыйльфанов, Диләрә Хафизова, Радмир Бусов, Сагдина Срутдинова.
Тукай елын ачуда катнашучылар бергәләп әдипнең “Китап” шигырен укыдылар, “Туган тел” җырын башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев