Заинск-информ 16+
Рус Тат
Туган тел чишмәсе

Табыштан тигән өлеш (кыска хикәя)

Шәһәрдәшебез, педагог Роза Хәйретдинова – иҗатка хирыс ханым. Ул шигырьләр дә, кыска хикәяләр дә, парчалар да яза. Безнең укучыларыбыз игътибарына да үзенең “тәмле” иҗат җимешеннән өлеш чыгарырга булды. Рәхим итеп укыгыз, дуслар!

Табыштан тигән өлеш

Авыл җирендә кош-кортлар, хайваннар белән бәйле төрле кызык-лы вакыйгалар була. Әлеге вакыйгалар эчендә үзең дә сизмәстән кайныйсың, шул дөньяга кереп китәсең. Еллар узган саен, алар синең тормышыңда билгеле бер урынны алып торалар. Аеруча балачак хатирәләре истә калып, күңелдә уела.
 Яңа ел алдыннан барыбыз да ниндидер могҗиза көтә һәм аның буласына сабыйларча ышана. Әтәч елына кергәндә, безнең гаилә табышлы булды. Яңа ел кичәсендә лотерея билетына әтәч оттык, әле тегенди-мондый гына әтәч түгел, бик матур, елкылдап торган йорт әтәче.  Әтәчебез булганлыктан, әти, суярга жәлләп, Миңнегали абыйлардан әтәчне кап-кара тавыкка алыштырып төште. Ак тавыклар, ак әтәч белән янәшә кара тавык та яши башлады.
Үзенең бураннары, салкыннары белән кыш артта калды. Ямьле яз җитте, көннәр җылынды, табигать матурланды. Җылы көннәрне сизгәндәй, кара тавык та кыртлый, җырлый башлады. Ә без сеңлем белән сөенәбез, тиздән тавыгыбыз кара, йомшак, нәни чебиләр чыгарыр, дибез. 
Әнкәй  күп уйлап тормаган, тавык астына үрдәк күкәйләре салып, безне кызык иткән. Без тавыкны көн дә күзәтәбез. Тавык, зур эш башкаргандай, тиз генә ашый да йомыр- калары янына ашыга. Менә, бер-бер артлы көннәр үтеп, чебиләр чыгар вакыт та җитте. Без көн саен тавыкны кереп карыйбыз, аны куркытмыйк дип шүрлибез, ә үзебез чебиләр чыгуны түземсезләнеп көтәбез. Ниһаять, беркөнне тавык астында «пип-пип» дигән тавышлар ишетелә башлады. Тавыгыбыз үрдәк бәбкәләре чыгаргач, без бигрәк тә сөендек. Шатлыгыбыз эчкә сый- мый, кара тавык төгәл унбиш бәбкә чыгарды. Ул бәбкәләрен шулкадәр тырышып, яратып карый, аларның үрдәк бәбкәләре булуын сизми дә. Нинди генә булсалар да, үзенекеләр шул. Ул аларны «кырт-кырт» дип ашарга чакыра. Ә бәбкәләре, берсен-берсе уздырып йөгереп килеп, әнкәләре тапкан ризык белән сыйланалар, чакырганны көтеп кенә торалар. Бәбкәләр көннән-көн үсәләр, тормышыбызны матурлыйлар. Менә нинди уңган кара бүреккәй!
Көннәрдән беркөнне бәбкәләрне су коендырырга инеш буена алып төшеп киттек. Бәбкәләр таудан тәгәри-тәгәри алдан чабалар, алар артыннан әнкәләре «кырт-кырт», дип йөгерә. Ә кызыгы алда икән әле: шунда бәбкәләр суга кереп йөзеп тә киттеләр, тавык, нишләргә белмичә, яр буенда сикереп йөри. Без, ни көләргә, ни еларга белмичә, сеңлем белән бер-беребезгә карашып торабыз. Ләкин тавык кайтып китмәде, сабыр гына бәбкәләрен көтте. Соңыннан бибиләрен бергәләп алып кайттык. Бераздан бәбкәләр су буена үзләре генә төшә башладылар, үрдәккә әйләнеп үсеп җитсәләр дә, бәбкәләре кайткач, кара тавык аларны чыгып барлый иде. Тормышның үз кануннары бар шул...
Икенче елны тавык астына үзенең йомыркаларын салдык, нишләптер бу елны тавык бер генә чеби чыгарды. Ә үрдәкнең унөч бәбкәсе бар. Тавык, моның белән ризалашмыйча, үрдәкне куркытып, бәбкәләр янында йөри, әнкә үрдәккә үз вазифасын үтәргә ирек бирәсе килми. Әллә үзенең бәбкәләрен сагына, исенә төшерә, әллә бәбкәләр ныг- рак ошады микән, белмәссең. Үрдәк үзенең бәбкәләрен алып су буена төшеп китә дә караңгы төшкәч кенә кайта торган булды. Кара тавыкның күзенә бик чалынмаска тырышты.
Кара тавык башлаган эш дәвам итте, үрдәкләр ишегалдын тутырып үстеләр. Аларның «бак-бак» дигән тавышларыннан ишегалды яңгырап торды. Без дә эшкә өйрәнеп үстек, үзебезгә шөгыль таптык. Яз көне әти белән әнкәй үрдәк күкәйләрен сорап кергән авылдашларга, күршеләргә дә бирделәр. Инде менә ничә еллар узса да, авылдашлар шул токым үрдәкләрне үрчетәләр. Ә без, балалар, кошлар дөньясы белән якыннан танышып, аның серләренә төшендек, үзенчәлекле якларын ачтык. Мондый кызыклы вакыйгалар әкияттә генә түгел, чынбарлыкта булып, күңел түрендә урын   алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев