Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Православие динендәгеләрнең Май чабу атнасы бара

Ул 24 февральда башланып, 2 мартка кадәр дәвам итә.

Бәйрәмнең төп символы булып язгы кояшны хәтерләткән коймаклар тора. Аларны һәр хуҗабикә үзенчә пешерә. Икенче Бөгелдедә тормыш итүче Анна Мельникованың рецепты гади — йомырка, шикәр комы, чеметем тоз, көнбагыш мае һәм оннан гына тора. Сода, көпшәкләндергеч кушмый. Бу очракта коймаклар тыгыз эчле, тишекләрсез булып пешәләр. Хуҗабикәнең сыен без дә авыз итеп карадык. Ул аларны безгә урман балы белән тәкъдим итте. Коймак-лары нечкә, бәрхет кебек йомшак, тәмле булды. 

Хуҗабикә тумышы белән Төги авылыннан. 

«Православие динендәгеләрнең кайсы гына бәйрәмен алма, барысында да коймаклар пешерелә. Балачакта авылда яшәгәндә дә кунак килсә, әни табынга коймаклар чыгара иде, чөнки элек төрле пироглар пешерү бик булмады», — дип уртаклашты ул.

Пенсионер бүген дә традицияләрне саклап, балалары, оныкларына аларны күрсәтеп яши. 

«Коймаклар пешереп оныкларыма менә бүген Май чабу бәйрәме башланды дип сөйлим. Шунда бер оныгым: „Әй, әби, борынгы бәйрәм бит инде ул. Нигә кирәк ул безгә?“ дип әйтеп куйды. Ә мин аңа бу тормышта без бер генә тапкыр яшибез, гореф-гадәтләрне үзебез сакламасак, беркем дә безгә сакламаячагын аңлаттым. Хәзер инде аңладылар, башка андый сүзләр әйтмиләр», — ди. 

Яшьләрнең традицияләрне үтәп яшәмәүләре аның йөрәген бераз тырмап тора. Пенсионер буш вакытларында Мирный бистәсендәге мәдәният йортына маскировка челтәрләре үрергә йөри. «Ивушка» фольклор ансамблендә чыгыш ясый, җырлый. Өстәвенә ул безгә коймаклар турында такмаклар да җырлап күрсәтте. 

Өстәлләрдә зур самовар,
Чәйләре кайнап тора.
Май чабуга дип пешергән
Коймак өелеп тора.
Авылымның урамнары,
Ташлар түшәп җәелгән.
Бу бәйрәмнең матурлыгы
Тора бит үзебездән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев