Куш-Елгада — «Карга боткасы»
Язның беренче кояш нурлары, чишмә буе, балалар тавышы һәм өлкәннәрнең хатирәләре. Боларның барсы да Куш-Елга авылындагы «Карга боткасы» бәйрәмендә булды.
Узган ялларда авыл халкы, кайткан кунаклар бергәләшеп җыелып «Хәзрәт чишмәсе» буенда «Карга боткасы» йоласын үткәрделәр.
Авылның имамы Сөләйман хәзрәт Гарипов сөйләвенчә, бу бәйрәм Куш-Елгада элек тә үткәрелгән. Тик аны күпчелек җәй коры килгәндә, яңгыр сорап уздыра торган булганнар. Ул үзе дә чиләк белән су тотып урам буйлап йөреп, очраган кешеләрне су белән коендырган. Тик күп еллар әби — бабаларыбыздан калган йоланы ерак «киштәгә» алып куйганнар, онытып торганнар.
Авылга моннан 17 ел элек күченеп кайткан Ралия Әхмәдуллина әлеге гореф-гадәтне торгызу нияте белән чыккач, кушелгалылар каршы килмәгән.
«Куш-Елгада саф күңелле, ачык йөзле, җыр-моң сөюче халык яши. Алар шигърияткә, сәнгатькә гашыйк. Берничә көн эчендә сценарий язып, репетиция ясап „Карга боткасын“ оештырып та куйдык», — ди авылның активисты.
Ралия ханым шаярып, үзен «килмешәк» дип атый, чөнки авылга ул Чаллы шәһәреннән кайтып төпләнгән. Тик бу сүз аңа туры килми, чөнки ул авыл халкы белән уртак телне тиз тапкан, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә ярдәм итеп, бергәләшеп эшлиләр.
«Карга ботка» сын инеш буенда, казанда Наис Миңнегулов пешерде. Ул аны 3 төрле көрпәдән — дөге, карабодай һәм тары ярмасыннан әзерләде. Казанда пешкән ботка сары май салгач, тагы да тәмле булды. Беренче чиратта аны кошларга ашаттылар. Чөнки «Карга боткасы» нәкъ менә канатлы дусларыбызга багышлап пешерелә. Әби-бабаларыбыз язны нәкъ менә каргалар канатлары очларында алып килә дип уйлаганнар. Шуларга рәхмәт йөзеннән ботка пешергәннәр һәм аны «Карга боткасы» дип атаганнар.
«Карга боткасы» бәйрәме авыл кешеләрен берләштерде. Күптән күрешмәгән авылдашлар бер-берсе белән аралашып, җырлар тыңлап утырдылар. Авылда күптән түгел «Ядкарь» исемле җыр коллективы да оешкан. Хатын-кызлар «Ашыт урамнары» дип җырлаганда авылдашлары аларны алкышларга күмде.
«Карга боткасы» йоласын уздыру нияте белән чыккан Ралия Әхмәдуллинага авылдашлары зур рәхмәт әйтте, чөнки әлеге йола бу көнне авыл халкын берләштерде, очраштырды. Алар «Хәзрәт чишмәсе» буенда тагын очрашырга сүз куештылар.
Бәйрәм вакытында каргалар очып килмәсә дә, халык таралгач, кошлар тәлинкәгә салынган ризыкны авыз итәргә кундылар. Инеш буенда үскән талларга кунып, алар кушелгалыларга рәхмәт әйткәндәй, «кар, кар» дип җыр суздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев