Яңа Мәлем авылына 100 яшь тулды
Яңа Мәлем авылы оешуына бер гасыр вакыт тула. Кечкенә генә җирлекнең зур бәйрәмен авыл уртасындагы мәйданда уздырдылар.
Зур чара олысын да кечесен дә берләштерде. Бәйрәмне азан тавышлары белән ачып җибәрделәр. Аны җирлекнең имамы Вәзир Хәмидуллин әйтте.
Авылның тарихы 1919 елларга барып тоташа. Буыннан-буынга күчеп килгән сөйләүләр буенча, анда Азнакай районы Ташлыяр авылыннан 3 гаилә күченеп килә. Әлеге җирлекне алар матур табигате өчен сайлыйлар. Имән, нарат, каен агачлары үсеп утырган куе урманы, тәмле сулы чишмәсе, тигез даласы булган җирлек шунда ук әлеге кешеләрнең мәхәббәтен яулый. Бүген дә авыл халкы шул чишмә суын эчә, аны махсус торбалар аша кешеләрнең өйләренә үк килә торган итеп көйләгәннәр. Бәйрәмдә 1919 нчы елда әлеге гаиләләрнең күчеп килү мизгелләрен, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Шул вакытта ук авылга Атруб дип исем бирәләр. Ягъни күченеп килүчеләр үз җирләреннән «отрубились», аерылып килгәннәр дигән мәгънәдә. Авылда элек-электән тыйнак, юмарт, киң күңелле халык яшәгән. Якын тирәдә урнашкан Югары Мәлем, Керәшен Мәлеме авылы укучылары, юлчылар монда еш кына кунарга кала торган булганнар. Бәйрәмгә килгән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да, авыл халкын район башлыгы исеменнән тәбрикләү чыгышында, әтисеның «улым, Атрубта гади, киң күңелле кешеләр гомер итә. Кирәк чакта һәрвакыт ярдәм кулы суздылар», дип сөйләгәннерен искә алды.
Миңсылу апа Бәширова туган нигезенә Яр Чаллыдан кайтып йөри. Төп йортта абыйсы яши. Монда без оҗмахта яшәгән кебек бит. Шундый тыныч, рәхәт. Бакчабыз артында куе урман, андагы җиләк, гөмбә, шифалы үләннәр... Җәй көннәрендә гел монда торам", дип илһамланып сөйләде ул. Хаҗир абый Харрасов та Яңа Мәлем турында сәгатьләр буе сөйли ала. Ул бу авыл кияве. Тормыш иптәше Гөлназ апа белән 55 ел гомер итәләр. Элек сыер, атлар фермасы, мәктәп, клуб, медпунктның гөрләп эшләгән чакларын сагынып искә алды алар. Зәйдән һәрвакыт кайтып йөриләр.
Ә авылда бүген 45 кеше генә яши. Иң өлкәненә — 82 яшь. Туган җирләренә тугрылыклары, авылдан китмичә яшәгәннәре өчен өлкәннәрне бәйрәмдә бүләкләделәр дә. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен дә искә алып, аларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Бүген авылдагылар мал-туар, аеруча сарык, кәҗә асрап яшиләр. Умартачылар да бар. Кызганыч, яшьләр генә юк. Шулай ук авылдагыларны юл проблемасы борчый. Биредә асфальт юк. Көз-яз көннәрендә кешеләргә кыенга туры килә. Тик бу туган җирләрен, авыл тормышын яратучыларга киртә түгел. Алар нигезләренә эзләрен суытмыйлар. Әле яңа йорт салучылар да бар икән. Авылның 100 еллыгын көн дәвамында бәйрәм иттеләр. Артистлардан тыш, авыл халкы да үзенең җыр-моңга осталыгын исбатлады. Балалар да олылар да милли уеннарда катнашып, бүләкләр ота алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев