Төзелеш объектларындагы эш – көн үзәгендә
Төзекләндерелүче объектлар Шәһәр көненә әзер булачак.
Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия төзелеш һәм төзекләндерү эшләре алып барылучы объектларны карады, мөһим проблемаларны билгеләде, аларның кулланылышка тапшырылу вакытлары планга куелган сроктан калышмавын тикшерде.
Урманчыларга – бина
Урман хуҗалыгы административ бинасында алып барылучы төзекләндерү эшләрен күзәтүдән башланган эш шәһәрдә “Безнең ишегалды” программасына кергән мәйданнарны, капиталь төзекләндерелү үткәрелүче күпкатлы йортларны, Баныкин урамындагы психологик үзәкне, үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлеген, 9нчы мәктәптә алып барылучы эшләрне, 4нче мәктәпнең ашханәсен һәм җылыту сезонына кадәр үзәк челтәрләрне яңартуны карау белән дәвам итте.
Мирный бистәсендә урнашкан “Урман хуҗалыгы” һәм “Урманчылык” оешмалары административ бинасында 1982 елда – төзелгәннән алып капиталь төзекләндерү үткәрелмәгән. Ә менә узган елдан башлап әлеге уңайдан ТР Рәисе карары белән гамәлгә кертелгән махсус программа нигезендә биредә зур төзекләндерү эшләре бара. Моның өчен республика бюджетыннан 14 миллион сумга якын финанс бүлеп бирелгән. Алай гына да түгел, бинада 80 процент оргтехника да яңартыла.

“Узган ел бинаның икенче каты тулысынча төзекләндерелде, тәрәзәләр алыштырылып, кабинетлар заманчалаштырылды. Ә быел исә түбә алыштырылды, беренче катта яңарту эшләре бара. Хезмәткәрләргә заманча шартларда хезмәт кую өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Яшь хезмәткәрләрне дә безгә эшкә чакырабыз”, – ди “Зәй урманчылыгы” оешмасы җитәкчесе Ирина Забродина.
Ишегаллары, социаль объектлар заманчалаша
Комиссия тарафыннан “Безнең ишегалды” программасы буенча яңартылучы мәйданнар да аерым игътибарга алынды. Мәсәлән, Җиңү проспектының 1/03 йорты янәшәсендәге ишегалдында юлларны, тротуарларны асфальтлау эше төгәлләнеп килә. Биредә инде яктырткычлар урнаштырылган, кече архитектура формалары кайтартылган, урнаштырасы гына бар.

Ялчыгол урамындагы бер ишегалдында программа буенча эшләнгәннәргә биредә яшәүчеләр кайбер үзгәрешләр кертүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Разиф Кәримов бу мәсьәләдә уртак фикергә килеп, җир астыннан узучы коммуникацияләргә зыян салмаслык итеп эшләүне сорады.
Баныкин урамындагы элекке балалар бакчасы бинасы тулысынча үзгәртеп корыла. Монда 14 яшьтән 35 яшькәчә булганнарга ярдәм күрсәтү максатында психологик-педагогик үзәк булдырылачак.
“Без биредә бинаның бер өлешен административ корпус өчен тәгаенлыйбыз. Психологик тренинглар үткәрү өчен аерым зал булачак, биредә тулысынча яшүсмерләр, яшьләрнең сәламәт психологик халәтен кайгырту урынын булдыру күздә тотыла. Шулай ук хореография залы, “Гвардия” эзтабарлар отряды өчен күргәзмә заллары да оештырырга планлаштырабыз”, – ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева.
Ә шәһәрнең 4нче мәктәбендә киң масштабта ризык әзерләү блогы, ашханә төзекләндерелә. Яңа уку елы башланганчы балаларның туклану урынын заманча итеп үзгәртү максаты куелган.
– 1990 елда төзелгән азык әзерләү блогына бер дә төзекләндерү үткәрелмәгән иде. Быел менә җәйге чорда респуб-лика программасы нигезендә безнең мәктәпнең бу өлеше тулысынча яңара. 4 миллионга якын сумга төзелеш-монтаж эшләре башкарыла. Инде 80 процент эш тәмамланды. Электр үткәргечләр, вентиляция, янгын куркынычсызлыгы системасы алыштырылды. 9 миллионга якын сумлык ризык әзерләү җиһазлары кайтартылды. Пешерү плитәләре, савыт-саба юу машинасыннан алып такта, савытларга кадәр яңартыла. Кыскасы, безнең укучылар 1 сентябрьгә яңа ашханәдә тукланырга киләчәк, – дип сөйләде мәктәп директоры Альбина Ларина.
Үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә дә капиталь төзекләндерү тулы куәттә бара. Гомумән, комиссия һәр кайда кайнап торучы эшнең тиешле тәртиптә баруын билгеләде.
Барысы да уңайлы яшәү шартлары өчен
– Бүгенге көндә шәһәр-районда 50дән артык объектта төзелеш, төзекләндерү эшләре бара. Быел 14 ишегалдын “Безнең ишегалды” республика Рәисе программасы кысаларында төзекләндерүгә керткән идек. Инде 9 ишегалдында эшләр тулысынча тәмамланды, ә 5сендә ишегалды юлларын асфальтлау эше бара. Барысында да яктырткычлар урнаштырылды. Гомумән, барлык эшләр 20 августка тәмамланачак. Киләсе елга без тагын 21 ишегалдын, тулай торак ишегалларын да кертеп төзекләндерергә исәп тотабыз. Нәтиҗәдә “Безнең ишегалды” программасы Зәйдә 181 мәйданны колачлый. Боларга өстәп сәламәтлек сагы учреждениеләре дә көн үзәгендә: быел йогышлы авырулар бүлеген капиталь төзекләндерүне октябрьгә төгәлләп, кулланылышка тапшыру максаты тора. Ә киләсе ел өчен стоматология һәм бала тудыру бүлекләрен төзекләндерү юнәлешендә проектлар әзерләнә. Яңа бассейн артындагы урында зур спортзал төзү күздә тотыла. Элекке балалар бакчасын үзгәртеп психологик ярдәм үзәге булдырабыз.

Шулай ук һәр учреждениенең дә кышкы җылыту сезонында өзеклекләрсез эшләве бик мөһим, бу уңайдан без соңгы 10 ел дәвамында шәһәрнең җылылык челтәре системасын яңартып киләбез. Инде 40 процентта җылылык челтәре алыштырылды. Шәһәрдә бу эш белән шөгыльләнү өчен үзебезнең ГРЭС булуы да бик мөһим, алар ел саен 4 процент күләмендә үзәк җылылык торбаларын алыштыралар.

Быел бу эш шәһәрнең боз сарае территориясендә бара. Соңгы ике ел эчендә биредә 2125 метр арада үзәк торбалар алыштырыла. Шуңа да безнең кышкы чорда җылыту системасында өзеклекләр юк, мондый район-шәһәрләр рес-публикада санаулы. Су системасы буенча хәзерге вакытта Югары Шепкә авылында республика программасы буенча 21 миллион сумлык эшләр бара. Тагын 4 авылда су системасы челтәрләрен яңарту буенча республика муниципаль берәмлекләр ассоциациясе гранты хисабына эшләр башкарыла. Кулланылган суны чистарту корылмаларын төзекләндерү, яңарту да һәр елны тиешле тәртиптә алып барыла. Гомумән, район-шәһәрдә халык өчен мөһим булган яңарту эшләре бара, алар алга таба да тукталмаячак, – диде Разиф Галиевич, күзәтүгә йомгак ясап.
Кыскасы, Шәһәр көнен – 30 августны, елдагыча, һәр урында яңартылган объектлар белән каршылау планга куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев