Эмиль Галеев: «Заманча „Яшьләр“ паркы алдагы елларда да тулылана»
Зәебездә менә икенче ел рәттән «Яшьләр» паркы дип аталган заманча актив ял урыны сафка баса.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Шәһәр тирәлеген уңайлы итү» федераль программасы буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган әлеге проект беренче чиратта яшь зәйлеләр ихтыяҗын күздә тотып гамәлгә ашырыла. Аның буенча башкарылган эшләр, алдагы елга планнар хакында белешү нияте белән без район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев белән әңгәмә кордык.
— Эмиль Эдуардович, үзенчәлекле идеяләр, күп көч һәм чыгымнар таләп итүче «Яшьләр» паркында нинди эшләр башкарылды, билгеләнгән планнарда үзгәрешләр булмадымы?
— «Яшьләр» паркын төзү эшен без соңгы ике елда башкарсак, ә аны проектлаштыру, әлеге территориядәге инженер-коммуникация челтәрен үзгәртү эшләрен инде шактый алдан башкаруга керешкән идек. Кыскасы безнең инженер-коммуникация челтәрен үзгәртү һәм парк проектын гамәлгә ашыру параллель төстә алып барылды. Район бюджеты хисабыннан һәм республика программасы кысаларында «Татэнерго» АҖ ярдәме белән инженерлык челтәрләре үзгәртелде, яңартылды. Һәм әлеге парк проекты белән илкүләм бәйгедә катнашып, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Төзелеш министрлыгы, ТР шәһәрләрен үстерү институты фонды директоры Наилә Зиннәтуллина ярдәме, район башлыгы Разиф Кәримовның тырышлыгы белән җиңә алдык. Бу җиңү безгә төзелеш эшләрен алып бару өчен федераль һәм республика бюджетыннан средстволар җәлеп итү мөмкинлеге бирде. Ә проектлау этабына килгәндә, ул бик җентекләп, һәр детальне күз уңында тотып эшләнде. 6нчы мәктәп базасында шәһәр халкы, яшьләр белән очрашулар үткәрелеп, әлеге паркта нәрсәләр күрергә теләүләре ачыкланды. Беренче эскизлар сызылды, яшьләрнең үз күзаллаулары рәсем-сызымнарда кабул ителде. Гомумән алганда, 45 эзләнү-тикшеренү эше башкарылды. Бу үз эченә инженерлык челтәрен өйрәнүне дә, шәһәр өчен мөһим булган тарихи күзлектән карап өйрәнүне дә, нинди урында, нинди әһәмиятне күздә тотуны да, халык катламнары мәнфәгатен өйрәнүне дә алды. Нәтиҗәдә без Яңа шәһәрнең бу территориясендә яшәүчеләрнең күпчелеген яшьләр тәшкил итүен белештек, шуннан чыгып паркта урнашачак объектлар формалаштырылды. Хәзерге вакытта менә минем өстәлемдә 80 битле зур форматлы альбом ята, бу бик зур эш.
— Ике елда башкарылган төзелеш эшләренә аерым тукталып үтик әле...
— Бөтенроссия конкурсында җиңү өчен башта әлеге проектның мөһимлеген, халыкка кирәклеген төгәл эшләр, исәпләнгән чыгымнар белән конкрет эшләрдә күрсәтергә кирәк иде. Шуңа да 2022 елда тәүге эшләрне башлап җибәрү өчен республика бюджетыннан 17 млн сум җәлеп ителде. Башта ачык һавада шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыгы эшләнде, балаларга уен урыны булдырылды, арт-объектларны сафка бастыру урыннары әзерләнде. 470 квадрат метр күләмендә брусчатка җәелде, заманча яктырткычлар өчен баганалар, видеокамералар урнаштырылды, 175 данә агач-куак утыртылды. Ә инде 2023 елда паркны төзүгә тагын да зур инвестицияләр җәлеп ителде, федераль бюджеттан 85 млн сум, республика бюджетыннан 20 млн сум бирелде. Ике этапта 4 меңнән артык квадарт метрда брусчатка җәелде, 387 төп куак утыртылды, 118 яктырткыч куелды, утырып ял итү эскәмияләре урнаштырылды. Ә яшьләрнең соравы буенча биредә заманча экстремаль спорт мәйданчыгы булган — памп-трек ясалды. Ул инде хәзер велоспорт, самокатларда йөрергә теләүчеләрнең яраткан урынына әверелде. Ә әти-әниләргә яки памп-тректа шөгыльләнүчеләрне күзәтергә яратучылар өчен махсус карап утыру урыннары булдырылды.
— Төзелеш эшләрен башкару өчен ышанычлы оешма булуы да бик мөһим бит, чөнки паркта балалар өчен шөгыльләнү мәйданчыклары күп һәм алар беренче чиратта куркынычсыз булырга тиеш, шулай бит.
— Әлбәттә, парк проектын эшләгәндә дә иң беренче игътибар куркынычсызлыкка бирелде. Уен мәйданчыклары, спорт элементларының куркынычсыз материаллардан, тиешле нормативларны үтәп башкарылуы беренче урында тора. Генераль подрядчы «Татмелиорация» оешмасы, ә субподрядчы оешма безнең үзебезнең сыналган төзүчеләребез — «Стройжилсервис» хезмәткәрләре. Алар безнең инде күп кенә мөһим объектларыбызны тиешле дәрәҗәдә төзеп ихтирамыбызны, ышанычыбызны яуладылар. Шуңа да аларга бу эшне курыкмыйча тапшырдык. Алар төрле экспертизалар тарафыннан сыйфатлы эшләре белән билгеләнде. Ә инде безнең видеокүзәтүләр турыдан-туры эчке эшләр бүлегенең дежур частенә тоташтырылачак.
— Киләсе 2024 елда «Яшьләр» паркында нинди яңа объектлар сафка басачак?
— Алдагы елда республика бюджетыннан парк өчен тагын 35 млн сум инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла. Һәм паркта өстәмә ике мәйданчык барлыкка киләчәк. Алга таба республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә ачык һавада яшьләр үзәге булдыруны күздә тотабыз. Моның өчен 2024 елда проект әзерләү планы тора. Бу төрле чаралар оештыру өчен дә, көндәлек ял үзәге буларак та файдаланылачак.Ә икенче мәйданчык исә — кече яшьтәге балалар өчен памп-трек булачак. Ул олылар өчен эшләнгән мәйданчык белән янәшә булачак һәм үзенә күрә кечедән олы этапка күчеп шөгыльләнү мөмкинлеге бирәчәк. Ә инде аннан алдагы елларда паркны дәвам итеп, биредә никахлашу йорты да сафка басачак. Планнар зур, этаплап башкарганда, әлбәттә, алар һичшиксез тормышка ашачак. Шәһәрдә бүгенге көндә 70 гектар мәйданнан артык иҗтимагый киңлекләр исәпләнә, безнең Зәй яшел, җыйнак, матур шәһәр булуы белән билгеле. Һәм «Яшьләр» паркы шәһәр уртасында урнашу сәбәпле, ул шушы композициягә күркәм яраклашырга тиеш. Янәшәдә урнашкан Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы заманча бу паркның көндәше түгел, ә киресенчә, аны тулыландыручы бер күркәм урын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев