Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйнең хоккейчылары булдыра

Зәй районы хоккей командалары җиңү артыннан җиңүләр яулый.

18 декабрьдә 2013 елгылар командалары арасында Абдрахман авылында ТР беренчелегенең календарь уеннары үтте. 
Анда Зәебезнең тренер Дмитрий Кривенко шәкертләре җирле «Батыр» командасын 3кә 2 исәбе белән җиңде. 

21 декабрьдә Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда 2014, 2010 һәм 2012 елда туганнар командалары арасында республика беренчелеге ярышлары уеннары узды. 

Нәтиҗәдә 2014 елгылар командасы Минзәләнең «Кречеты» уенчыларын 3кә 1, 2010 елгылар командасы 18гә 1, 2012 елгылар командасы 12гә 5 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев