Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйнең хезмәт коллективлары шахмат-шашка уйнады

Зәйнең “Энергия” стадионында шәһәрнең оешма-предприятиеләре командалары арасында шахмат-шашка буенча шәхси һәм команда беренчелеге узды. Бу чара “Россия спорты” дәүләт программасы максатларын гамәлгә ашыруда мөһим адым булды.

Ярыш истәлекле датага - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде, һәм ул “Сәламәтлек – 2025” спартакиадасы кысаларында узды. Чарада интеллектуаль азарт һәм спорт рухы атмосферасы хөкем сөрде.  
Нәтиҗәдә беренче урынны яулаган ГРЭС командасы  югары осталык һәм команда уенын күрсәтте. Икенче урында -  “Техно” заводы, өченчедә -  мәгариф идарәсе командасы.


 "Төрле оешма командалары  белән бергә җыелып, ярышу күңелле  булды. Дустанә атмосферада, беренчелек өчен җитди көрәш барды. Ярышның Җиңүнең 80 еллыгына багышланып уздырылуы исә, безгә бабаларыбызның батырлыгы һәм дөньяви хәлләрне  бәяләү турында да искә төшерде, - дип уртаклашты уенчыларның берсе, ГРЭСның профсоюз комитеты рәисе Андрей Алчин. 
 

фото ГРЭС телеграмм каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев