Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйнең тхэквандочылары – республика беренчелеге призерлары

10-12 гыйнварда Казанда тхэквондо буенча 12-14 яшьлекләр арасында республика беренчелеге үтте.

Анда 180 спортчы арасында зәйлеләр үзләреннең яхшы әзерлекле булуларын күрсәтте. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча Әмир Иванов үз категориясендә беренче урын яулады. Һәм бу җиңүе аңа республиканың җыелма командасы составына керү мөмкинлеге бирде. Ул команда составында 26 февральдән 2нче мартка кадәр Люберцы шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелегендә катнашачак. 

Шулай ук Егор Иванов белән Азамат Гыйльманов өченче урыннарны алуга ирештеләр.

фото спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев