Зәйнең нәфис гимнастика белән шөгыльләнүчеләре ярышларда күп призлы урыннар яулады
29 мартта Алабугада нәфис гимнастика буенча Алабуга муниципаль районының «Жемчужинка» ачык беренчелеге узды.
Ярышларда Зәйдән тренер-укытучы Ксения Рыцова кул астында шөгыльләнүче «Яшьлек» спорт мәктәбе укучылары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, үз яшь категорияләрендә 1 урынны — Рыцова Радислава, Цивикова Риана, Хуҗина Мәликә, Солдатова Ксения, 2 урынны — Кузнецова Эвелина, Сәхабиева Мәрьям, Габделхакова Мәдинә, Дарья Куприянова, Мокеева Евангелина, 3 урынны — Чумараева Эвелина, Үтәгәнова Арина, Угольникова Дария, Исакова Мирослава, Федорова Валерия, Афанасьева Ксения алдылар.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев