Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйнең махсус хәрби операция ветераны йөзү буенча Бөтенроссия ярышында катнашты

12 июньдә – Россия көнендә Мәскәү өлкәсенең Истра шәһәрендә йөзү буенча «Кубок СВОих» ачык Бөтенроссия ярышлары узды.

Турнир хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Дөнья чемпионы һәм рекордсмены Андрей Арбузов призына оештырыла.

Ярышларда Мәскәү,  Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы, Удмуртия, Татарстан Республикалары, Рязань, Калуга, Белгород, Смоленск, Владимир өлкәләре, Севастополь шәһәре һәм Краснодар крае вәкилләре катнашты.

Татарстаннан 12 махсус хәрби операция ветераныннан торган команда үзләрен сынады. Команда составында Зәй шәһәреннән махсус хәрби операция ветераны Александр Высоцкий да бар иде. 

“Мондый чараларда катнашу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Спорт физик форманы торгызырга, рухны ныгытырга ярдәм итә. "Кубок СВОих"  ветераннарга үзләрен күрсәтергә, фикердәшләре белән бердәм булырга мөмкинлек бирә. Безнең Александр Высоцкий турнирда призлы урын алмаса да, анда катнашуы - үзе зур мәртәбә. Бу озак тәнәфестән соң яңадан спортка кайту. Даими күнегүләр, командада бердәмлек һәм җиңүгә омтылу - болар барысы да тыныч тормышка тизрәк җайлашырга ярдәм итә”, - ди “Ватанны саклаучылар” фондының район социаль координаторы Наталья Зиннурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев