Зәйнең көрәшче кызлары республика данын якладылар
23-26 майда Новосибирск шәһәрендә “Обь” спорт клубы призына спорт көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда Кемерово, Новосибирск, Томск өлкәләреннән, Красноярск краеннан, Хакасиядән, Тыва Республикасыннан, Бурятиядән, Татарстан Республикасыннан 214 спортчы катнашты.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Зәй спортчылары Алинә Хөснуллина һәм Айза Әгъләмова көч сынашты. Кызлар тренер Рамил Салихов кул астында шөгыльләнә. Ярыш йомгаклары буенча Алинә Хөснуллина һәм Айза Әгъләмова үз үлчәү категорияләрендә икенче урыннарны алдылар.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев