Зәйнең көрәшче егетләре сынатмады
Түбән Камада төрле яшь категорияләрендәге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча «Шинник» спорт мәктәбе беренчелеге өчен ярышлар үтте.
Анда безнең шәһәрдән «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Үз яшь аралыкларында Егор Минеев, Әбүбәкер Мугурбиев, Айнур Юнысов — I, Алина Хөснуллина, Арсений Бутин — II, Данис Фаршатов, Надир Шәрәфиев, Алексей Комаров, Шамил Газизов — III урыннарны алдылар. Егетләрнең тренерлары Илнар Хәйруллин, Равил Салихов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев