Зәйнең йөгерешче кызлары җиңүләр яулады
4 гыйнварда Баулыда җиңел атлетика буенча төбәк ярышлары үтте.
Анда Зәйдән «Барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Үз яшь категорияләрендә Дарина Хәсәншина 400 метрлы дистанциядә беренче, Арина Степанова икенче урынны алдылар. 200 метрга йөгерештә Елизавета Ярцева беренче булды. Аларның тренеры Валерий Лисов.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев