Зәйнең яшь хоккейчылары – республика турниры җиңүчеләре
5-7 сентябрьдә Зәйнең боз сараенда 2015 елгы малайлар командалары арасында хоккей буенча республика турниры үтте.
Анда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә һәм Зәйдән 7 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә Зәйнең “Яшьлек” командасы турнир җиңүчесе булды. Алар тренер Айнур Хөснетдинов кул астында шөгыльләнә. Икенче урында Казанның “Зилант-Т”, өченчедә Чаллының “Челны-2014” командалары булды. Турнир барышында 7 иң яхшы уенчы да билгеләнде. Алар арасында “Яшьлек”тән Кәрим Хөснетдинов яхшы уенчы буларак бүләкләнде.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев