Зәйнең яшь көрәшчеләре – Идел буе округы беренчелеге чемпионнары
11 июньдә Чаллыда 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
Ярышларда 400 дән артык спортчы катнашты. Ярышларда Зәйдән Илнар Хәйруллин шәкертләре төбәгебез данын яклады.
32 кг га кадәр авырлык категориясендә Әбүбәкер Мугурбиев , 35 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Хөснетдинов чемпион калдылар. Кызлар арасында 28 кг га кадәр авырлык категориясендә Карина Власевнина бронза призер булды.
фотолар – тренердан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев