Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйнең яшь көрәшчеләре Чувашиядән чемпион исемен яулап кайтты

19 апрельдә Чувашия Республикасының Канаш шәһәрендә спорт мастеры кандидаты Алексей Юрьевич Арсентьев истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча ачык турнир узды.

Ярышларда Чувашия Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Татарстаннан 200 гә якын спортчы катнашты. Зәйдән анда тренер Илнар Хәйруллин кул астында шөгыльләнүчеләр көч сынашты. Нәтиҗәдә 28 кг га кадәр авырлык категориясендә кызлар арасында Карина Власевнина, егетләр арасында Данис Фаршатов чемпион калдылар. Данис «Иң яхшы күтәреп салучы» исемен яулап, махсус кубокка ия булды.
30 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Динар Фаршатов, 35 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Хөснетдинов җиңү яуладылар. Әмиргә әлеге үлчәү категориясендә иң күп катнашучылар булу сәбәпле велосипед бүләк ителде.

Барлык җиңүчеләр дә акчалата призлар, кубоклар, футболкалар, медальләр алды, турнир югары дәрәҗәдә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев